Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күренеп тор!

Кышын киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар куллану аеруча актуаль.

Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Караңгыда машина йөртүчеләр җәяүлеләрне күрмәскә мөмкин. Уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмау да һәлакәтләргә сәбәп булып тора. Статистика буенча яктылык кайтаручы элементлар файдалану җәяүлене таптау куркынычын 65 процентка киметә.
Мөслим лицееның яшь инспекторлары киемнәрдә яктырткыч элементларны популярлаштыру максатыннан “Яктырак бул! Күренеп тор!” исемле акциягә чыктылар. Кулларына яктырткыч элементлар тоткан балалар җәяүлеләргә район юлларындагы вәзгыять турында мәгълүмат бирделәр, юл хәрәкәте иминлеге буенча статистика күрсәткечләрен җиткерделәр, яктырткыч элементлар кулланырга чакырдылар. Караңгы төстәге кием кигән җәяүлеләргә яктырткычлар да тараттылар.
Алсу Ситдикова, 
“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев