Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Красноярск укучысы дәрес вакытында үлгән

Ун яшьлек укучының физкультура дәресендә хәле начарая. (Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Ун яшьлек укучы сишәмбе көнне иртән Красноярск мәктәпләренең берседә узган физкультура дәресе вакытында вафат була, дип яза РИА Новости, әлеге төбәкнең Тикшерү комитеты идарәсе вәкиле Ольга Дегидь сүзенә сылтама биреп. "Беренче мәгълүматларга караганда, бүген көндез 12нче номерлы мәктәптә физкультура...

Ун яшьлек укучының физкультура дәресендә хәле начарая.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Ун яшьлек укучы сишәмбе көнне иртән Красноярск мәктәпләренең берседә узган физкультура дәресе вакытында вафат була, дип яза РИА Новости, әлеге төбәкнең Тикшерү комитеты идарәсе вәкиле Ольга Дегидь сүзенә сылтама биреп.

"Беренче мәгълүматларга караганда, бүген көндез 12нче номерлы мәктәптә физкультура дәресе вакытында йөгереп йөргән малайның хәле начарая. Бала егыла һәм аңын югалта, аңа мәктәпнең медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә, ашыгыч ярдәм бригадасы чакырыла. Әмма, реанимацион ярдәмгә карамастан, бала вафат була. Анда йөрәк-кан тамырлары авыруы булырга мөмкин", - диде Дегидь.

Аның сүзләренә караганда, әлеге факт буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләр баланың медицина картасын өйрәнә. Үлем сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Элегрәк Мәгариф һәм фән министры Ольга Василева Федерация Советында үткән утырышта 2016-2017 уку елында Россиядәге физкультура дәресләрендә 211 мәктәп укучысы үлүе турында хәбәр итте. Вице-премьер Виталий Мутко соңрак бу проблеманы өйрәнергә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев