Мөслим-информ

Краснодар краендагы авариядә һәлак булучылар саны 18 кешегә җитте

Автобус Темрюк районының Волна бистәсе янында диңгезгә төшеп китә.

Краснодар краенда «Таманьнефтегаз» компаниясе эшчеләре утырган автобус диңгезгә төшеп киткән, башлангыч мәгълүматлар буенча, 18 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Тагын 24 пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Коткаручылар автобусны судан чыгарган, урында эзләү эшләре дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: