Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күптән түгел генә эшли башлаган картинг түгәрәге укучылары ярышларда катнаша

"Яшьлек" спорткомплексы базасында картингта йөрү мөмкинлеге барын райондашларыбыз әле белеп тә бетермидер. Картинг түгәрәгендә район үзәгендәге мәктәпләрдән барлыгы 11 бала шөгыльләнә.

Араларында бер кыз да бар. Түгәрәк җитәкчесе Рифгать Абдуллин аларны картингның төзелешенә, йөрү күнекмәләренә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтә. Күптән түгел генә Казандагы "Форсаж" картинг үзәгендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары арасында үткән республика ярышында 9 яшьлек Рәмис Фәсхиев матур нәтиҗәгә иреште. Бу көннәрдә безнең команда Казанда узучы чираттагы ярышта катнаша. Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев