Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күптән көтелгән ремонт

Мөслим – Тат. Шуган юлында капиталь ремонт бара. Ремонт эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк.

 

Юллар торышына бәйле проблемаларның чишелешенә ха­лык беркайчан да битараф түгел. Шулай булмыйни, һәрберебез гомеренең бер өлешен юлда үткәрә. Шуңа юл төзелешен, юлларга капи­таль ремонт үткәрүне дә сөенеп ка­бул итәбез. Эш сыйфатлы итеп баш­карылса – чын күңелдән рәхмәт укыйбыз.

Мөслим – Тат. Шуган юлында 5,9 ки­лометр озынлыгында юл ремонтлана. Капиталь ремонт эшләрен “Татавто­дор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы алып бара. Ремонт хөкүмәт програм­масы нигезендә башкарыла. Мөслим – Тат.Шуган юлында ремонт эшләре ике елга исәпләнгән.

– Быел салкын регенерация ысулы белән юлның нигез өлеше эшләнәчәк. Ягъни, иске асфальтны ваклап, вак таш белән болгатып, яңадан җәябез һәм өстенә асфальт түшибез, – ди “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалының Актаныш участогы про­рабы Илназ Минһаҗетдинов. – Киләсе елга икенче кат асфальт салыначак.

Юлчылар белән бергә участокта га­зовиклар һәм электриклар да эшли. Район газ хезмәте һәм “Мөслим электр челтәрләре” җәмгыяте юл салуда кома­чаулаган газүткәргечләрен һәм электр линияләрен күчерә.

– Бу ремонтны дүрт-биш ел көттек, юл нык беткән иде, – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габи­дуллин. – Шунысы җайсыз: әйләнеч юл ябык булу сәбәпле, хәзер машина­лар авыл эченнән йөри. Бусына гына түзәбез инде. “Татавтодор” егетләре – үз эшләренең осталары! Эшли башла­ганчы ук, юлны тигезләп, чокырларга коры асфальт салып чыктылар. Тузан­ны басу өчен көненә ике тапкыр юлга су сиптерәләр. Егетләргә рәхмәттән башка сүз юк!

Авыл халкы да рәхмәтле. Дөрес, үтенечләре дә бар: Олы Чакмак буасы­на саклагыч киртә куюны сорыйлар. Та­тавтодорлылар бу эшнең дә башкары­лачагына ышандырды. Кар, яңгыр су­лары агу өчен юлга торба да салыначак.

“Татавтодор” эшчеләре быел дүрт юнәлештә юлларны төзекләндерде. Мөслим – Әлмәт юлында асфальт сал­дылар, Мөслим – Актаныш юлын­да төзелеш әле дәвам итә. “Усы күперендә эш төгәлләнсә, юлны быел ачабыз. Икенче кат асфальт киләсе елга түшәләчәк ”, – ди “Татав­тодор” җәмгыятенең Мөслим уча­стогы җитәкчесе урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов.

Моннан тыш татавтодорлылар рай­он үзәгендә дә эш алып барды. Җәй ба­шында егетләр Мөслимнең Яшьләр ура­мында төзекләндерү эшләрен башкар­дылар. Шул ук вакытта региональ юл­ларны карап тоту да “Татавтодор”га йөкләнгән. Бүгенге көндә алар берничә юнәлештә гравийлы юлларны тигезли, юл кырыйларын чаба.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама