Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күптән көтелгән ремонт

“Юлларга капиталь ремонт” республика программасы кысаларында Мөслим – Актаныш юлының 73-78 км аралыгында ремонт бара.

Актанышка, Башкортостанга баручылар, Карамалы ягында яшәүчеләр әлегә Яңа Усы авылы аша йөри. Туры юл ябык. Юлның вакытлыча ябылуына да риза алар. Ремонт эшләре генә тизрәк төгәлләнсен! Ә ремонтны бу юлдан үтеп йөрүчеләр күптән көтә иде.
– Мөслим-Актаныш юлында ремонт быел тәмамланмаячак. Быел – 10 октябрьгә юлның беренче чиратын төгәлләргә планлаштырабыз. Регенерация узган участокларга – барлыгы ике километр арада беренчел кат асфальт түшәлде инде. Кайсы участокта өстәмә эш кирәк булачагын киләсе язга беләчәкбез. Икенче кат асфальт киләсе елда салыначак, – ди “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев.
Бүген биш километрга якын юл өслегендә 20 см биеклектә ком җәю бара. Аның өслегенә 30 сантиметр биеклектә чуерташ түшәлеп, регенерацияләү башкарылачак һәм асфальт салыначак. Юлчылар иртәнге сәгатьләрдә үк эшкә керешә. Техника 3D спутник белән эшли. Бу җирне төгәллек белән грунтлау мөмкинлеген бирә. “Эштә өзеклекләр юк”, – ди юл эшчесе Олег Булавенко.
– Техника белән идарә итү системаларында төрле технологияләрне куллану эшне миллиметрга кадәр төгәллек белән башкарырга ярдәм итә. Безнең оешмада 3D спутник белән эшләү яңалык түгел. Хезмәтебез сыйфатлы булсын, дип эшлибез. Иминлек, беренче чиратта, юлларның торышына бәйле. Юлларның төзеклеге һәркем өчен мөһим, – ди бульдозерда эшләүче Ольгино егете Владимир Шахмаев. 
Бульдозер артыннан грунт катогы килә. Аны Айрат Галиев иярли.
“Татавтодор” җәмгыяте егетләре август аенда Мөслим – Тат.Шуган юлында эшләячәк. 5,9 километр озынлыктагы юл өслегендә ремонт башкару, асфальт җәю өчен беренчел чимал – ком-гравий катнашмасын кайтарганнар инде. Бу юнәлештә ремонт эшләре 2022 елда гына төгәлләнәчәк. “Ремонт эшен Олы Чакмак янындагы буа тоткарлаячак”, – ди юлчылар. Буаны ачып, яңа торбалар салу шактый вакытны алырга мөмкин. 
Юл ремонты белән бергә юлларны карап тору да “Татавтодор” җәмгыятенә йөкләнгән. “Татавтодор”ның Мөслим участогы җитәкчесе урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов хәбәр итүенчә, ремонт таләп ителгән федераль һәм районара юлларда чокыр ремонты башкарылган, Мөслим-Әлмәт юлында 70кә якын юл билгесе куелган. Мөслим авылы чигеннән Элемтә авылына кадәр асфальт түшәлгән. Юл кырыендагы үләннәрне өч трактор белән чабалар. Бүген аларны Мөслим – Иске Сәет, Иске Карамалы – Баек юнәлешләрендә күрергә була. Техника керә алмаган урыннарда – юл билгеләре яны, барьер-киртәләр тирәсендә бензин чапкычы кулланыла.

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев