Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күптән көтелгән ремонт

Яңа Усыда “Авыл клубларын капиталь төзекләндерү” республика программасы ярдәмендә мәдәният йорты төзекләндерелә.

Яңа Усы авыл җирлегендә соңгы елларда республика программасы ярдәмендә ел саен күләмле төзекләндерү эшләре башкарыла. Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбендә, авыл уртасындагы күпердә капиталь ремонт үткәрелгән иде. Быел авыл мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башланды.
Яңа Усы авылы мәдәният йорты 1968 елда салынган. 1980 елда үткәрелгән ремонтны исәпкә алмаганда, бина бер тапкыр да яңартылмаган
– Ремонтны зарыгып көттек. Чөнки бинаның түбәсеннән су үтә башлады, җылыту системасы да тузган иде. Төзекләндерү эшләрен “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте эшчеләре алып бара. Бинаның түбәсе алыштырылды, яңа тәрәзәләр куелды. Электр чыбыклары да яңартылды. Эшчеләр бинаны тышлау һәм эчке эшләр белән мәшгуль. Җылылык торбалары да тулысынча алыштырылачак. Җирлектә шундый зур эшләр башкарырга ярдәм иткәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди Яңа Усы авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Филипова. 
Мәдәният йортында бүген эш кайный. Бер бригада – бинаның тышкы ягында, икенчесе эчтә эшли. Төзекләндерү-яңарту эшләрен билгеләнгән вакытка төгәлләүдә исәпләре.
– Республика программаларының авылларның социаль йөзен үзгәртүдәге ярдәмен безнең җирлек мисалында гына да ачык күрергә була, – ди авыл җирлеге депутаты Альберт Тимашев.
Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова да республика программалары авылларның йөзен үзгәртүгә зур ярдәм итә дип ассызыклады:
– Мәдәният йортында барган төзекләндерү эшләренә авыл халкы бик сөенә. Ремонт эшләре белән кызыксынып торалар. Бинада ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң, үзара салым хисабына эчке бизәү, территорияне матурлау эшләрен башкарачакбыз. Җыештыру, яшелләндерү эшләрен дә авылдашларыбыз, бюджет хезмәткәрләре белән берлектә эшләргә ниятлибез. Үзара салым акчасы һәм дәүләт ярдәме белән берничә ел дәвам итүче урам юлларын төзекләндерү эшен төгәлләргә планлаштырабыз. Урам яктырткычларын алыштыру, яңа лампалар алу, Җиңү бәйрәменә обелискны төзекләндерү дә планлаштырыла.
– Яңа Усы мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү өчен республика бюджетыннан 9 млн 200 мең сум акча каралган. Быел җирле бюджет хисабына район үзәгендәге кинотеатрның фасад өлешендә ремонт эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Киләсе елда республика программасы буенча Түбән Табын авылында 50 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзү күздә тотыла, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X