Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпләргә канат куйган

Гомере буе укытучы булып эшләгән Тамара Ханова яшәү рәвеше белән дә үрнәк!

Тамара апаны язмыш кайларда гына йөртмәгән! Хәрби булган әтисен – Нарат Асты егете Мөхәмәтне Төньяк Корея шәһәренә җибәрәләр. Әнисе – Мәлләтамак авылы кызы. Тормыш иптәшенә ияреп, ул да китә. Гаилә хәрби шәһәрчектә яши башлый. Тамара 1948 елны Төньяк Кореяда дөньяга килә. 
 

– Офицер хатыны булгач, әни күпчелек өйдәге мәшәкатьләр белән мәшгуль иде. Мин һәм энекәшем Таһирның балачагы бәхетле булсын өчен бөтен көчен куйды ул. Табыннан беркайчан тәмле ризык өзелмәде, өебез дә, өс-башыбыз чиста иде. Төньяк Кореяда өч ел яшәгәч, әтине Приморск краеның Ольга бухтасына җибәрәләр. Миңа ул вакытта өч яшь була. Шул якларның матур табигате истә калган – мәһабәт таулар, тайга! Әлеге бухтада берничә ел яшәгәч, гаиләбез белән Чиләбе янындагы Троицк шәһәренә күчтек. Мөслимгә кайтканда мин өченче сыйныфта укый идем, – дип искә ала Тамара Мөхәмәт кызы. 
 

Лидерлык сыйфатларына ия, үҗәт холыклы кыз яңа җирдә дә дусларны тиз таба. Урта мәктәпне тәмамлагач, алар, өч ахирәт, Казанга юл тоталар. Ләкин педагогия институты студенты булу бәхете Тамарага гына елмая. Өченче курста Тамара читтән торып уку бүлегенә күчә. Авылларга укытучылар кирәк вакыт! Хезмәт юлын Тамара Баек мәктәбендә башлый. 
 

Баекта укытучы булып эшләгәндә ул шушы авыл кешесе, механизатор егет Тәминдарга кияүгә чыга. Уллары Илдар да шушы җирлектә аваз сала. Райондашыбыз Симәк, Үрәзмәт мәктәпләрендә дә рус теле һәм әдәбияты укыта. Хезмәт юлын Мөслим урта мәктәбендә, соңыннан лицейда вожатый булып дәвам итә. Мөслим урта мәктәбенең Тамара җаваплы Муса Җәлил исемендәге дружинасы бөтен чараларда җиңүче була. Партиянең район комитеты, максатчан кызны күреп, аның ризалыгын да сорамыйча, район пионерлар йортына җитәкче итеп билгели. 
 

Тамара Мөхәмәтовна пионерлар йортына мич чыгару өчен кирпечен дә үзе ташый, утынын да үзе юнәтә. Исеме генә җитәкче. Бу эшкә юкка билгеләмәгәннәр бит инде, булдырасын, башкарып чыгасын белгәннәр! Районда туристлар слетын да беренче булып Тамара Ханова үткәрә. Өч елдан соң Мөслим урта мәктәбенә (хәзерге лицей) рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытырга чакыралар үзен. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли ул. 
– Әниебезгә 72 яшь тулды. Ул – безнең төп ярдәмчебез. Бакчабыз ничә еллар аның карамагында булды. Үсемлекләрне баладай тәрбияләүче кешеләр сирәктер ул. Әнием белән горурланам. Ходай аңа сәламәтлекне кызганмасын иде! – ди улы Илдар. 
Үҗәтлеге, ихтыяр көченең ныклыгы аңа тормыш авырлыкларын җиңәргә дә ярдәм итә. Шикәр диабеты белән авыру сәбәпле мөмкинлекләре чикләнсә дә, сер бирми ул. Тамара Ханова лаеклы ялда да актив тормыш рәвеше алып бара. Спорт чараларыннан, аяклары авырту сәбәпле, соңгы елларда гына читләште. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үткәрелүче ярышларда, аерым алганда, армрестлинг, шашка-шахмат уеннарында аңа тиңнәр булмады. Үз эченә бикләнеп, тормыштан зарланып утыручылардан түгел ул. Хезмәттәшләре, дуслары белән аралашып яши, укучылары белән дә элемтәләр өзелми.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев