Мөслим-информ

Күпфатирлы 10 торак йорт төзелде

Узган ел 2 млн 200 мең данә кирпеч җитештерелде.

“Мөслим төзелеш оешмасы” районда инвестицион торак төзелеше алып баручы бердәнбер оешма булып тора. Җирлектәге социаль проектлар да әлеге оешма белән берлектә тормышка ашырыла. “Мөслим төзелеш оешмасы” продукция җитештерү күләмен арттыру белән бергә төзелеш эшләренең сыйфатын да яхшырта бара. Соңгы берничә елда күпфатирлы 10 торак йорт төзелде. Ә иң мөһиме – оешмада җитештерелгән төзелеш материаллары социаль объектларны төзүдә киң кулланыш таба. Оешма җитештергән тулай продукция күләме 98 млн сум тәшкил итә. Узган ел 2 млн 200 мең данә кирпеч җитештерелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: