Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Жигули» машинасы күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлана.

(«Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота. Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана.

Машина йөртүче шунда ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев