Мөслим-информ

Күпбалалы әниләр хөрмәтләнде

Бәйрәмдә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 46 гаилә катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән күпбалалы әниләрне хөрмәтләде. Чара Казан кремлендә узды. Бәйрәмдә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 46 гаилә катнашты. Алар арасында райондашларыбыз - Луиза белән Нияз Габдрахмановлар да бар иде. Биш бала әнисе Луизага тантаналы шартларда "Ана даны" медале тапшырылды. Бу көнне Габдрахмановлар ил башлыгыннан чәчәк гөлләмәләре, истәлекле бүләкләр дә кабул итеп алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: