Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпбалалы аналарга – ташламалар

Быел үз көченә кергән яңа закон нигезендә өч балалы аналар лаеклы ялга – 3 ел алдан, дүрт балалы аналар 4 ел алдан чыга. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан аналарга да пенсия вакытыннан алда билгеләнәчәк. 

Биш һәм аннан күбрәк бала табып, аларны 8 яшенә кадәр үстергән әниләр бүгенге кебек алга таба да пенсиягә 50 яшьтән чыгачак. Өч һәм дүрт бала тапкан аналар беренче тапкыр пенсиягә алдан чыгу хокукы алды. Өч балалы ана яңа пенсия яшеннән өч ел алда, ягъни 57 яшьтә лаеклы ялга китә ала. Дүрт балалы ана лаеклы ялга дүрт елга алдарак – 56 яшьтә чыгарга хокуклы. 
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен күпбалалы ананың 15 ел иминият стажына ия булуы һәм балаларын 8 яшькә кадәр тәрбияләгән булуы кирәк. Балага 1,5 яшь тулганчы бала тәрбияләү дә стажга керә. Өч бала өчен стажга – 4,5 ел, дүрт бала өчен 6 ел кертелә. 

Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев