Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпбалалы аналарга – ташламалар

2019 елны үз көченә кергән яңа закон нигезендә өч балалы аналар лаеклы ялга – 3 ел алдан, дүрт балалы аналар 4 ел алдан чыга. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан аналарга да пенсия вакытыннан алда билгеләнәчәк.

Биш һәм аннан күбрәк бала табып, аларны 8 яшьләренә кадәр үстергән әниләр бүгенге кебек алга таба да пенсиягә 50 яшьтән чыгачак. Өч һәм дүрт бала тапкан аналар беренче тапкыр пенсиягә алдан чыгу хокукы алды. Өч балалы ана яңа пенсия яшеннән өч алда, ягъни 57 яшьтә лаеклы ялга китиә ала. Дүрт балалы ана лаеклы ялга дүрт елга алдарак – 56 яшьтә чыгарга хокуклы.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен күп балалы ананың 15 ел иминият стажыына ия булуы һәм балаларын 8 яшькә кадәр тәрбияләгән булуы кирәк. Балага 1,5 яшь тулганчы бала тәрбияләү дә стажга керә. Өч бала өчен стажга – 4,5 ел, дүрт бала өчен 6 ел кертелә. 

РФ Пенсия фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев