Күп тә түгел, аз да түгел – 80 яшь кенә!
Әтиебез Кузьма Иванов Яңа Усы авылында, гаиләдә бишенче бала булып, 1941нче елның 19 гыйнварында дөньяга килә.
Әти кочагында озак назланырга, сөенергә туры килми – Николай Максимовичны Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка алып китәләр. Әниләре Мария Семеновна берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз кала (Лена исемле апалары сугышка кадәр үлгән). Ев¬гений абыйга – 10 яшь, Клавдия апага – 5, Виталий абыйга – 3 яшь, ә әтигә нибары 6 ай була. Фронттан хатлар көтү бушка була. Бердәнбер хат 1942 елның мартында – әтиләренең хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килә. Ятим балаларны аякка бастыру, ай- һай, авыр була. Ил өстенә килгән сугыш, авыр тормыш беркемне дә аямый, ләкин яшәргә кирәк. Балалар әкренләп кул арасына керә башлый, тормыш дәвам итә. Тик әниләренең сәламәтлеге какшый. Евгений абый, Клавдия апа читтә яшиләр, Витя абыйлары армиядә хезмәт итә. Әниләрен карау, тәрбияләү әтигә төшә.
Бик нечкә күңелле әтиебез, баянын алып, әнисенә, туган авылына багышлап җырлап та, елап та ала. Мария әбиебез 1962 елның маенда вафат була. Әтиебез: “Ул безне, дүрт баланы, күп михнәтләр белән ачлыктан, үлемнән саклап калса да, әнине саклый, терелтә алмадык. Ул бит минем кулымда җан бирде”, – ди. Әйе, әтиебез әнисен, армиягә дә бармыйча, сабый бала караган кебек тәрбияләргә тырышкан. Ләкин ул үлем алдында көчсез булуына, әнисенә ярдәм итә алмавына гомер буе үкенеп яшәде. Чөнки башка балалары еракта. Әтиебезнең әнисен, әтисен искә төшермәгән көне юк дисәм дә, ялгышмам. Ашарга утыргач: “Бу нигъмәтләрне әни күрмәде бит, без оҗмахта яшибез”, – ди ул.
“Үткән гомер аккан су белән бер”, – диләр. Чыннан да шулай икән. Вакытның, елларның үткәнен сизмибез. Каядыр ашыгабыз, нәрсәдер җитми кебек, баксаң, вакытны, гомерне үзебез куабыз. Әйләнеп артка карасаң, шактый гомер яшәгәнбез икән. Менә безнең әтиебезгә дә 80 яшь! Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, мәдәният йортына бизәүче-рәссам булып эшкә урнаша ул. Әтиебез барысына да тырышлыгы, үҗәтлеге белән ирешә. 1967 елның мартында Мәлләтамак авылының иң матур кызларыннан берсе Люциягә өйләнә. 1968 елда кызлары Ирина дөньяга килә, 1970 елда икенче кызлары Людмила һәм 1981 елда уллары Юра туа.
Һәр ир-ат үз гомерендә өй җиткерергә һәм агач утыртырга тиеш дигән гыйбарә буенча йорт та салып чыгалар, агачлар да утыртыла. Әтиебез гомере буе Мөслимдә агитмасса эшендә булды, сәнгатьне пропагандалады дисәм дә, ялгышмам. Ул чорда мәгариф учреждениеләрендә, мәдәният йортларында һәм колхозларда әтиебезнең кулы тимәгән бер генә плакат та, лозунг та булмагандыр.
– Җитәкчеләрне беркайчан да авыр хәлдә калдырмадым. Вакыты белән төннәр буе эшләргә туры килә иде. Хәләф Шәмсетдинов, Рушат Солтанов семинар- киңәшмәләрнең кураторы булдылар. Алар белән бергә киңәшләшеп эшләдек, – ди ул.
Әтиебез тормышның һәр мизгелен ярата, һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып бара. Заманында концерт-спектакльләрдә дә катнашты. Спортка да мөкиббән ул. Шахмат, теннис, нард уеннарында, кул көрәше ярышларында катнашмыйча калганы юк. Шахмат, теннис буенча Мөслим данын республикакүләм бәйгеләрдә дә яклады. Аның бүләкләре, Мактау грамоталары санап бетергесез.
Тормыш гел шатлыклардан гына тормый. Якыннарыбызны да язмыш төрлечә сыный. Вакытында безнең дә борчулар булды. Әтинең бер-бер артлы өч операция ясатуын, инфаркт кичерүен, йорт салган вакыттагы авырлыкларны әни белән әти еш искә алалар. Аннан ямьле җәй көнендә мунчабызның януы...
Аллаһка шөкер, бар да артта калды. Бер- берсенә булган ихтирам, хөрмәт, әниебезнең сабырлыгы, зирәк акыл белән эш итүе кадерлеләребезгә авырлыкларны җиңәргә көч биргәндер. Һәрберебез яраткан эшен башкара, шуның белән көн күрә. Ирина апам – үзмәшгуль, балаларга музыкаль тәрбия бирә. Кызлары, институт тәмамлап, эшли. Үзем – югары категорияле укытучы. Сарман районы Саклаубаш мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирәм. Ике балабыз бар. Улым Илдан – институтның беренче курсында, кызым Яр Чаллы шәһәре лицееның 10 классында укый. Энем Юра – йорт җиһазлары җитештерү эшендә. Гаиләләрендә өч бала үстерәләр. Оныклар “әби-бабай” дип өзелеп торалар. Кайткач, әби белән бабайга концерт куялар, бергәләп шахмат уйныйлар. Әти, баянында уйнап, балаларны биетә, җырлата. Урамда күрше- тирә балаларын да биетеп алырга өлгерә. Әтиебез, өлкән яшьтә булса да, һаман рәсем ясавын дәвам итә. Без – балаларына, туганнарына картиналар ясап бүләк итә. Күптән түгел туган якны өйрәнү музеенда аның иҗатына багышлап күргәзмә дә оештырылды. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дия-дия, көн саен гимнастика ясый, бездән дә, оныкларыннан да шуны таләп итә.
Без әти белән әнинең тигез канаты астында үстек. Аларның исән-сау булуы, бер-берсен кадерләп яшәүләре – безнең өчен зур бәхет. Әти-әниебез безнең өчен бүген дә җан атып торалар. Киләчәктә дә, уңышларыбызга сөенеп, тигез канат булып, кадер-хөрмәттә озын-озак яшәсеннәр, дип телибез.
Җәй җитсә, бакчада мәш киләләр. Бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Узган җәйдә бакча җиләгеннән 27 кг уңыш алдылар. Җиләкнең генә дә 3-4 төрле сорты бар бездә. Ишегалдын һәм бакча тутырып чәчәк үстерәләр. Тәрәзә төпләрендә дә шаулап гөлләр үсә безнең. Болар барысы да әти-әниебезнең хезмәт һәм матурлык яратуын дәлилли.
Әти! Безнең өчен кылган изгелекләрең, ярдәмең, “балаларым” дип өзелеп яшәгәнең өчен сиңа зур рәхмәтле без. Балаларыгызга, оныкларыгызга терәк булып, сәламәтлектә, бәхет-шатлыкта тигез канатлар булып гомер кичерегез.
Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Үстердегез, кеше иттегез, барыбыз да мең-мең рәхмәтләр белән озын гомер телибез.
Барлык балалары исеменнән әниебез Люция, балалары Ирина-
Костя, Людмила – Илшат, Юрий – Светлана, оныклары Алена – Слава, Илдан, Динә, Милена, Илдан, Неля.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев