Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коймак бәйрәме

9 март көнне Рус Шуган авылында беренче тапкыр районкүләм Майчабу (Масленица) бәйрәмен уздырдылар. Көн шактый җилле һәм буранлы булуга карамастан, халык күп килгән иде. Көн дәвамында авылда җыр-бию, шат авазлар тынып тормады.

Бәйрәмнең элек-электән килгән атрибутларына өстенлек бирелде. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда урнаштырылган өстәлләрдә коймак һәм төрле эчлекләр салып ясалган тәбикмәкләр, кайнар чәй, чәй тәмнәре тезелгән. Һәркем әлеге сыйлардан авыз итте. Кунакларны учакта пешкән уха һәм хашлама белән дә сыйлады русшуганлылар. 
Бәйрәм чарасы театраль-ләштерелгән тамаша белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
– Район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән православие динендәге халыкларның иң матур бәйрәмнәренең берсе – Майчабу белән тәбрик итәм. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телим. Рус Шуган авыл җирлеге соңгы елларда матур җиңүләргә, яңа нәтиҗәләргә иреште. Бу җиңүләр – җирлек башлыгы һәм авыл халкының тыгыз элемтәдә, тату коллектив булып эшләвенең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә милли бәйрәмнәрне, йолаларны онытмыйча, тагын да матур эшләрегез белән сокландырып яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын, – диде ул.
Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов та Майчабуны иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе дип билгеләп үтте:
– Бәйрәмне сагынып көтүегез һәм аңа зур әзерлек белән килүегез күренеп тора. Киләчәктә дә шулай актив булып, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын. Йортларыгызга – бәрәкәт, ил-көннәребезгә тынычлык телим.
– Бүген без, кышны озатып, язны каршы алабыз. Ә яз ул – яңару, яшәрү, шатлану һәм яңа өметләр билгесе. Алдагы көннәребез шатлык-куанычларга бай булыр, дигән ышанычта калабыз, – диде Рус Шуган авылыннан Наталья Шадрина.
Бәйрәм барышында “ТР милли-мәдәни берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова, Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина да тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Михайловка авылының “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмнең бизәге булды. Русшуганлылар үзләре дә килгән кунакларны якты йөз, дәртле җыр-биюләре белән таң калдырды. Ә балалар бу көнне бизәлгән атларда урам әйләнде. Рус Шуган авылында узган бәйрәм, чыннан да, шатлык-бердәмлек хисе тудырды, күңелләргә бәйрәм рухы өстәде. Авыл халкының активлыгы, дуслыгы һәм бердәмлеге бәйрәмгә килүчеләрнең күңеленә яз кояшы булып керде.
Фәридә 
Гайнетдинова.
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев