Мөслим-информ

Кояшлы Ык ял зонасында ниләр төзеләчәк?

Узган ел Татарстанда - Су саклау зоналары, ә 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан республикада һәм Казанда дистәләгән парк һәм сквер төзекләндерелде, яңалары ачылды. Быел республикада - Экология елы. Димәк, башланган проектлар дәвам итә, яңалары да өстәләчәк дигән сүз.

Сарманда - суга туенган елга

Мисал өчен, Сарманның яңа микрорайонындагы Татар Илеге елгасы яр буе төзекләндерелде. Биредә яшь гаиләләр өчен торак йортлар төзелә. Кергән җирдә үк парк кунакларын "Сарман" язуы каршы ала. Җәяүлеләр өчен салынган яңа юл, нарат такталардан ясалган бию мәйданчыгы, автомобильләр кую урыны - болар барысы да халыкның ялын оештыру өчен эшләнгән. Ә иң мөһиме, инде кибеп бара торган Татар Илеге елгасы кабат суга туенды. Ниләр булачак? Быел биредә спорт мәйданчыгы, елгага карап торган кафе, пикниклар өчен урын, трибуналар белән сәхнә төзеләчәк.

Зәйдә - тарихи балалар мәйданчыгы

Сентябрь аенда зәйлеләр дә төзекләндерелгән парклы булды. Парк Фәрдиев исемен йөртә. Төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан уздырылган семинарга 100дән артык кеше җыелган булган. Кайберәүләр паркны шул килеш калдырырга кирәк дисә, икенчеләре кайсы урыннары яңарту таләп иткәнлеге турында үз тәкъдимнәрен җиткергән. - Без балалар өчен яңа мәйданчык булдырдык. Ул Зәйнең тарихын чагылдыра, - ди архитектор Анна Федорович. Зәйлеләр сәхнә артында артистлар өчен киенү-чишенү бүлмәсе булдыруны сораган. Парктагы күперне төзекләндерү буенча да бәхәсле мәсьәләләр туган. Проектны тормышка ашыру барышында әлеге теләкләрнең барысы да исәпкә алынган.

Мамадышта - коры фонтаннар

Узган ел Мамадышның Ушма елгасы яр буе һәм "Яшьлек" скверы да яңартылды. Элек бу урын ташландык хәлдә булса, хәзер исә шәһәр скверына әверелгән. Ушма елгасы буенда дамба сөзәклегендә ясалган амфитеатрда халыкка ачык һавада концерт-кино карау мөмкинлеге тудырылган. Балалар, сквер уртасында урнаштырылган фонтан буйлап йөгереп, су чәчрәтеп уйный ала. Шулай ук яшь әниләргә коляскалар белән йөрер өчен сукмаклар салынган. Скверга төп юл Давыдов урамыннан керә. Әлеге юл парк кунакларын миләшләр белән әйләндереп алынган аллеяга илтә. Чапаев урамы буйлап "Скульптуралар аллеясы" булдырылган. Аның уң ягында - спорт мәйданчыгы. Биредә төрле яшьтәге балалар уйный һәм ял итә алачак. Моның өчен төрледән-төрле мәйданчыклар ясалган. Нәрсә төзеләчәк? Биредә тагын Нократ елгасының матурлыклары белән хозурланырга мөмкинлек бирә торган яңа мәйданчык, шәһәрнең ике өлешен тоташтыручы җәяүлеләр күпере төзү күздә тотыла. Шулай ук теләгән һәркем катамараннарда йөри алачак.

Теләчедә - «Кондыз гаиләсе» скульптурасы

Узган ел Теләченең дә яр буе төзекләндерелде. Иң элек елга ләмнән, чүп-чардан чистартылган. Ташлар белән буалар ясап, суны да күтәргәннәр һәм кислородка баетканнар. Язгы ташу вакытында зыян килергә мөмкин булган яр буйлары ташлар белән ныгытылган, суүсемнәр утыртылган. Парк буйлап җәяүлеләр юлы салынган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы тирәлек булдырылган. Моңа кадәр ишелергә торган күпер урынына яңаларын төзегәннәр. Елга буендагы җәяүлеләр юлы исә табигый таш белән түшәлгән. Террасаның өске өлешләрендә спорт, балалар өчен һәм парад мәйданчыклары эшләнгән. Сүз уңаеннан, балалар өчен ясалган территория чып-чын умарталыкны хәтерләтә. Биредә умарта оялары формасында ясалган арт-объектлар урнашытрылган. Елга буеның тагын бер үзенчәлеге - "Кондызлар гаиләсе" скульптурасы. Кайчандыр биредә кондызлар күпләп яшәгән. Архитекторлар исә моннан бик оста файдаланып, Теләченең кешеләр яратып йөри торган урынын ямьләндергән. Җирле рәсем үрнәкләре дә халыкның ял итү урынында лаеклы урын тапкан.

Арчада - Су анасы «яши торган»

күл Арча районында ташландык урында ясалма күл булдырылды. Хәзер анда су коенырга, яр буенда кызынырга мөмкин. Ясалма күл чишмә суы белән туенганлыктан, ул беркайчан да пычранмый һәм анда су әйләнеше туктамый. Концерт куярга яисә карарга теләүчеләр өчен амфитеатр, балалар өчен комлы мәйданчык, пляж волейболы мәйданчыгы, фотога төшү өчен аерым мәйданчык - болар барысы да Арчада кыска вакыт эчендә барлыкка килгән ял зонасы. Сүз уңаеннан, күл буенда Габдулла Тукай әкиятендәге Су анасын да очратырга була. Ниләр эшләнәчәк? Быел биредә киенү-чишенү бүлмәсе, душ кабинасы, суы эчәргә яраклы фонтаннар, медицина пункты һәм әни-бала бүлмәсе, кафе төзү күздә тотыла.

Мөслимдә - пляжлар һәм мөгезборын

Мөслимнең Ык елгасы яр буенда элек-электән көтү көткәннәр, балык тотканнар, бәйрәмнәр уздырганнар, су коенганнар. Әмма су буена төшү уңайлы булмаган. Төзекләндерелгән яр буеның озынлыгы 1,25 чакрым тәшкил итә. Киләсе елга аның озынлыгын 3,5 чакрымга җиткерергә ниятлиләр. Хәзерге яр буе ландшафтның төрле формаларына бай. Табигать үзенчәлекләре һәм чорлар бәйләнеше төзекләндерү проектының нигезе итеп алынган. Мөслимлеләр хәзер Ык елгасында иркенләп коена һәм комлы яр буенда кызына алачак. Елга буенда бәйрәмнәр оештырырга теләсәләр - амфитеатрдан файдаланырга мөмкин. Балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылган, аның төп бизәге - мөгезборын. Нәрсә төзеләчәк? Төзекләндерү эшләре башкарылачак мәйдан шактый зур - 60 гектар тәшкил итә. Концепциядә әлеге территорияне берничә өлешкә бүлү тәкъдим ителә. Мисал өчен, киләчәктә биредә фестиваль һәм концертлар уздыру өчен Фест-парк булачак. Шулай ук тирә-юньне күзәтергә мөмкинлек бирә торган каланча, яр буенда кафе һәм балык тоту өчен уңайлы урын, спорт һәм йога белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар эшләү дә күздә тотыла.

2017 елда ниләр көтәсе? Балык Бистәсендәге яр буе, Түбән Камада Кама елгасы буендагы Кызыл Чишмә паркы, Азнакайның Җиңү паркы, Актаныш буасы яр буе, Кукмараның "Тере елгасы", Лениногорскиның "Бәхет күле" - болар узган ел тормышка ашырылган проектларның бер өлеше генә. Әлмәт шәһәрендә ачылган пляж исә күпләрне шаккатырып кына калмады, ә үзләрендә дә шундый ук урыннар булдыруга этәрде. Узган ел барлыгы 43 парк яңартылган. Шуларның 6сы Казанда урнашкан. Бюджеттан әлеге максатларга 900 миллион сум акча бүленгән булган, калган 1,122 миллиард сумы - инвесторлар акчасы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эше белән күптәннән шөгыльләнә башларга кирәк иде, дип еш кабатлый. "Читкә чыгабыз да, нишләп бездә дә шулай түгел дип гаҗәпләнәбез. Хәзер безнең тәҗрибәне федераль хезмәттәшләребез өйрәнә. Бүген инде без парк һәм скверлар белән генә чикләнмибез. Программа бар, аны быел да дәвам итәчәкбез", - ди Президент. Быел Татарстанда "Парклар һәм скверлар" программасын дәвам итү өчен бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүленә. Ул Ютазы районында Урыссу урамын, Әлмәт районының Яңа Троицкий авылында "Солнечный" паркын, Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге паркны, Азнакайда Нефтьчеләр урамын, Чаллыда 2 яңа бульварны һәм яр буен, Нурлатта Үзәк паркны төзекләндерүгә һәм башка проектларны тормышка ашыруга юнәлтеләчәк. Моннан тыш, узган ел архитекторлар кулы тияргә өлгермәгән Бөгелмә, Чирмешән һәм Балтач районнарында да үзгәрешләр көтелә. Гомумән, быел барлыгы 57 объектны төзекләндерү максат итеп куелган, шуларның 32се - парклар. Иң төп объектлар исемлегендә Зәңгәр күл, Кабан күле һәм Аккош күле дә бар. Татарстанда яңа "Иҗтимагый киңлекләр" программасы нигезендә быел 45 районда 57 объектны төзекләндерү ниятләнелә. Моңа 2 миллиард 64 миллион сум акча тотылачак. Бүгенге көндә 56 объекның эскизы килешенгән, тагын берсенә бу атнада төзәтмәләр кертелә. Илбашы фатихасы белән Кукмара районы Вахитов хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов фикеренчә, район үзәкләрендә парклар булдырыла икән, бу - бик яхшы күренеш, әмма авылларны да онытырга ярамый. - Мин җитәкләгән Вахитов хуҗалыгына 15 авыл керә. Минем авыл халкын кешечә яшәтәсем, аларга уңайлы шартлар тудырасым килә. Ник парклар шәһәр яки район җирләрендә генә булырга тиеш, ди? Авыл халкы эшләп кенә яшәргә тиеш түгел бит. Паркны Вахит авылында, яңа клуб янында эшләргә телибез. Инде проектын төзи башладык. Анда спорт мәйданчыгы, балалар өчен мәйданчык, ял итү зонасы, фонтаннар булачак. Паркның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итә. Бер очрашу вакытында Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иткән идек. "Моның кадәр тырышып эшләгән хуҗылыкка бер парклык кына акча табабыз инде", дип җавап бирде Рөстәм Нургали улы. Финанс ягыннан мөмкинлекләр табылса, быел авылыбыз парклы булачак, - ди хуҗалык башлыгы. Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: