Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кояшлы Ык"та – гадәти булмаган шарлар

Мөслимгә кунаклар еш килә. Узган атнада Новосибирск шәһәреннән ленд-арт фестивале директоры Вадим Казанский җирлегебездә практик дәресләр бирде.

– Мөслимгә икенче мәртәбә килүем. Сездәге матурлыкка сокланмыйча мөмкин түгел. Дәресләребез барган “Кояшлы Ык” ял зонасы үзе генә ни тора! Ясалачак шарчыклар үзенчәлекле стильдә эшләнгән су буена гадәти булмаган төс бирер, – диде Вадим Казанский. 
Мөслимлеләр ландшафт сәнгате белән якыннан танышты. Әлеге фестиваль-укуларда Мөслимнән 45 кеше белем туплады. Шулай ук күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән укырга килүчеләр дә булды. Ботактан төрле фигуралар ясарга теләге булганнар бу сәнгать төренең теориясен дә, практикасын да үзләштерде. 
– 1960 еллар ахырында Америкада барлыкка килгән сәнгать юнәлеше Мөслимебезгә дә ят түгел. Гади генә тал ботакларыннан әллә никадәр шарлар ясап куйдык. Фестивальдә катнашучылар бу эшне күмәкләшеп эшли. Ләкин бер шар икенчесен һич кенә дә кабатламый. Монысы үзе бер сердер инде, – диде аграр көллият укытучысы Кадрия Идиятуллина. 
“Кояшлы Ык” ял зонасында табигый материалдан ясалган әйберләр аз түгел. Талчыбыктан үрелгән шарлар да гади генә булырга охшамаган. Алар көндез тирә-юньгә матурлык биреп утырсалар, төнлә янып торачак! Казан журналистлары әлеге шарчыкларны: “Мөслимнең мәдәни учаклары булачак”, – диде. Флорист белән эшләүчеләр фестивальдә идеяләрен дә тәкъдим иттеләр. 
– Яңалыкка, үзгәлеккә омтылган Мөслимебез белән горурланып яшим. Дәрәҗәле кунаклар гына килә безгә, матур эшләр генә эшләнә. Зур чаралар да нәкъ менә бездә үтә. Элек телевизордан күреп-ишетеп белгәннәр хәзер үзебезнең җирлектә башкарыла. Матур яшибез, күңелле яшибез, рәхәт яшибез!.. – диде районның массакүләм мәдәни-спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов. 
Лэнд-арт фестивале гади тренинг яки семинар гына түгел. Анда катнашучылар теоретик белем генә туплап калмый, табигать белән бер булып ял да итә, дияр идем. Мөслимлеләр, яңа сәнгать юнәлешенә өлеш кертеп, өч көн дәвамында үзләренең “шедеврларын” тудырды. Ләкин бу әле зур эшнең башы гына. Ник дигәндә, 1-8 июнь көннәрендә Мөслимдә халыкара ленд-арт фестивале гөрләячәк. Танылган осталар, төрле илләрдән килгән көчле командалар берничә көн дәвамында ленд-арт сәнгатенә үз идеяләрен тәкъдим итәчәк. Фән һәм техника, югары технологияләр алга киткән заманда ленд-арт юнәлешенең аеруча актуаль булуы аның табигый ландшафт белән тыгыз бәйле булуындадыр. 
Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X