Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кояшкай”лар – беренче

Балалар бакчаларының барлыкка килү тарихы һәм үсеше турында күзаллауны формалаштыру максатында Мөслим районы балалар бакчалары арасында муниципаль конкурс игълан ителгән иде.

Бәйгедә районның 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Конкурста беренче урынга Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасы лаек булды. Икенче урында – Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме, өченче урында – Мөслимдәге “Ләйсән” балалар бакчасы һәм Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме. “Иң бай тарих” номинациясендә Иске Карамалы авылының “Кояшкай” балалар бакчасы һәм Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме җиңүче булды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев