Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кояшкай" балалар бакчасы милли темага лепбуклар ясый

Кояшкай" балалар бакчасы балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү буенча эш алып бара. "Кояшкай" бакчасына авыллардагы тагын 5 бакча беркетелгән. Алар - Рус.шуган, Михайловка, Югары Табын, Мәлләтамак һәм Баланлы балалар бакчалары.

Әлеге бакчаларда ел дәвамында план нигезендә семинарлар узды. Ачык чараларда тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган семинарлар милли тәрбия бирүне беренче планга куйды. "Без - мөслимлеләр" девизы астында эшләүче "Кояшкай" балалар бакчасы лэпбук конкурсында да беренчеләр рәтендә буласына шигебез юк. Милли тәрбия бирү буенча ясалган лепбуклар да моны раслый. "Җырлы-моңлы туган ягым", "Халкыбызның милли бизәкләре", "Тылсымлы бизәк", "Татарстан-дуслык иле, һәрберр милләт аның гөле" исеме белән ясалган әлеге лепбуклар татар халкының яшәү- көнкүрешен, авыз- иҗаты, уеннарын үзенә туплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев