Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кояшкай" балалар бакчасы 500 мең сумлык грант отты

2010-2105 елларда республикада "Киләчәк" дип исемләнгән мәгарифне үстерү стратегиясе тормышка ашырыла. Стратегия кысаларында Татарстандагы иң яхшы балалар бакчаларына грантлар тапшырыла.

Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасы "Гыйлем бирү процессын иң яхшы оештыручы балалар бакчасы" 500 мең сумлык грантын отты. Барлыгы әлеге грантка республикада 2000 балалар бакчасы гариза биреп, финалга 48е үткән һәм нибары 20се генә әлеге грантка лаек булган. Шулай ук район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләргә ике дәүләт телен өйрәтүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" 1 миллион сумлык грантына лаек булды. Бу төр грантны республикада барлыгы 50 балалар бакчасы алган. 30 июньдә бакча мөдирләре Казанда грантларны тапшыру тантанасында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев