Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояш кебек балкып яшә!

Өлфәт абый белән Сахира апаның кызлары Зинфира – гаиләдә көтеп алынган беренче бала. Иптәш кыз-лары кебек ул да балачагында “укытучылы”, “сатучылы” уйнап үскән. Мәктәпне тәмамлагач, кыз укуын Бөгелмә шәһәренең кооператив техникумында дәвам итә. Аны тәмамлаганнан соң, кибеткә сатучы булып урнаша. Иптәш кызлары “Сиңа бу эш бөтенләй килешми, дускай!” дип, белемгә омтылучы, төгәл һәм таләпчән Зинфираны районның яшь туристлар станциясенә әйдәкли башлыйлар.

– Андый дуслар хәзер юктыр ул! Тәки күндерделәр мине! Башта сәркатип кирәк дип чакырып алганнар иде. Соңыннан методист вазыйфасына билгеләделәр. Безнең оешма район мәгариф бүлегенә караганлыктан, махсус һәм югары белем­сез эшләп йөрү ничектер үземә дә оят, башкалардан да кыен иде. Район мәгариф идарәсендә хезмәт куючы Вәзирә апа Вафина укытучы булырга этәргеч бир­де. Шуңа, ике дә уйламыйча, Алабуга пе­дагогия институтына юл тоттым. Гаилә коргач та күп әйберләрне аның белән киңәшләштем, тормышымда сер санды­гым ул. Чөнки аның киңәшләре үтемле, теле тәмле булды. Минем укытучы булу теләгемә бернинди дә киртәләр булмас ке­бек тоелды ул вакытта. Сиңа канат бирүче, сиңа ышанучы кеше булганда уңышларга ирешү бик җиңел икән! Читтән торып әлеге уку йортын тәмамладым, – дип искә ала Зинфира апа яшьлек елларын.

Мөгаллимә буларак беренче чыныгу­ны Югары Табын мәктәбендә ала ул. Өлкән пионервожатый буларак, 20 яшьлек Зин­фира биш ел укучылар белән уртак тел та­бып эшли, мәктәптәге һәр чараны ныклы әзерлек белән үткәрә. Аннары Зинфира шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен, хезмәт дәресен укыта башлый.

– Зинфирага ул вакытта авылның бик күп егетләре гашыйк иде. Чибәр, шул ук вакытта гади, тыйнак кызны үземә ка­ратасым бик тә килде. Ләкин янына ба­рып эндәшергә кыймый йөрдем. Авыл клубында спектакль куйган идек. Зин­фирага – кыз, миңа әти роле туры килде. Ул вакытта репетицияләргә очып кына йөргәнмендер. Шул вакыттан соң күп тә үтмәде, аның белән очраша башладык. Ике елдан гаилә кордык. Улыбыз Рәзиф белән Инзилә кызыбыз – матур яшьлегебезнең көзгедәге чагылышы төсле, – ди Расих абый.

Зинфира Әхәтова 2001 елдан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә – ме­тодист, 2011 елдан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

– Зинфира Өлфәтовна белән эшләве шулкадәр җиңел. Документация эшләрен бик төгәл алып бара. Республика буенча 177 спорт мәктәбе арасында без иң мак­таулылар рәтендә. Моның шулай булу­ында Зинфира Өлфәтовнаның да намус­лы хезмәте, лаеклы өлеше бар, – ди район спорт мәктәбе җитәкчесе Илшат Фазлыев.

Зинфира апа 50 яшьлек гомер бәйрәмен тугры дуслары, үзен ихти­рам иткән хезмәттәшләре, тату гаиләсе, “әнием” дип өзелеп торучы балалары белән каршы ала. Үз агымында гына бар­ган тыныч тормышы тотырыклылыгы белән кадерле аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама