Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котыру авыруы – йогышлы авыру

Котыру авыруы – Rabies virus вирусы барлыкка китерүче кеше өчен аеруча куркыныч йогышлы авыру.

Котыру авыруы – Rabies virus вирусы барлыкка китерүче кеше өчен аеруча куркыныч йогышлы авыру. Вирус авыру хайван тешләгәндә селәгәй аша күчә. Аннан соң, нервлар аша күчеп, селәгәй бизләренә һәм баш мие кабыгына җитеп, төзәтеп һәм дәвалап булмый торган нәтиҗәләргә китерә. Авыру йоктыруның төп билгесе – су һәм ризык күргәч, йоткылык мускуллары кысылуы күренешләре белән судан курку. Шулай ук аэрофобия – бераз гына һава хәрәкәте булганда да мускуллар тартышу, көзән җыеру һәм селәгәй агу. 

Котыру авыруын профилактикалау хайваннарда котыру авыруы белән көрәшүдән (вакцинация, карантин һ.б.) гыйбарәт. Котырган яисә иясез, кыргый хайван тешләгән кешеләрнең яраларын кичекмәстән эшкәртергә кирәк. Яраны күп су белән сабынлап юалар һәм 40-70 процентлы спирт яисә йод белән эшкәртәләр. Шуннан соң табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалау никадәр иртәрәк башланса, вакцина профилактикасы шулкадәр уңышлырак була. Табиб прививкалар курсы билгеләячәк.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев