Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлыйбыз!

Әти-әниебез парлап атлап киткән көннән байтак вакыт – 60 ел сизелми дә узып киткән. Бриллиант туйга җитү күпләрнең хыялы гына булып кала. Ә безнең әти-әниебез – Ташлыяр авылында яшәүче Люция һәм Кәшбетдин Фәрраховлар 3 гыйнварда шушы соклангыч һәм сирәк була торган юбилейларын билгеләп үттеләр. 

Әти-әниебез сокланырлык та, горурланырлык та хезмәт юлы узган. Әтиебезгә төрле эшләрдә эшләргә туры килгән. Фермада мал да караган ул, балта остасы да булган, аның куллары белән төзелгән йортлар районыбызда – бихисап. Әниебез гомерен Мөслим, Атлас, Ташлыяр, Михайловка авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтүгә багышлаган. Әти-әниебез яшьлекләрендә корган тату, матур гаиләдә 2 ул һәм 3 кыз үстергәннәр. Балалар, әти-әнидән үрнәк алып, эш сөючән булып үскән, белем алган. Хәзер инде һәрберебез мөстәкыйль тормыш көтә. Әти-әниебез мәхәббәт җимешләре бүләк иткән 11 оныкларына, 6 оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Ташлыяр авылындагы төп нигездә икесе генә гомер итсәләр дә, йортларыннан кунак-төшемнең өзелгәне юк. Көн саен диярлек балалар кайтып тора: хәл белешеп, йорт эшләрендә булышып китәләр. Әтиебез белән әниебез Аллаһы Тәгаләдән тигезлек, сәламәтлек сорау белән беррәттән, ил-көнгә тынычлык, оныкларга матур киләчәк сорап яши. Ә без – балалар – әти-әниебез белән чын күңелдән горурланабыз, аларга сокланабыз һәм үрнәк алабыз. 
Әти, әни! Кадерлеләребез! Сезне гаилә бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез. Туар таңнарыгыз кояшлы булсын һәм бары шатлык-сөенечләр, бәхет кенә китерсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә тагын бик күп еллар пар канатлар булып яшәргә язсын. 
Рәхмәт сезгә яшәгәнегез өчен, 
Рәхмәт сезгә безне яшәткәнегез өчен. 
“Балам” диеп, күз нурларын жәлләмичә, 
Кайткан саен назлап, 
сөеп озатканыгыз өчен. 
Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, балаларыгыз, оныкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев