Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"КӨТҮГӘ СЫЕРНЫ АЧ ЧЫГАРЫРГА ЯРАМЫЙ". МАЛЛАРНЫ КӨТҮГӘ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ: ВЕТЕРИНАР КИҢӘШЛӘРЕ

Табигать яшеллеккә төренеп килә. Тиздән кыш буе абзарда яткан мал-туар иркенгә, болынга чыгачак. Сөтлебикәләргә генә түгел,  аларның хуҗалары өчен дә җаваплы вакыт бу. Терлекләр көтүгә чыккач сөтен ташламасын, маллар сәламәт булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Табигать яшеллеккә төренеп килә. Тиздән кыш буе абзарда яткан мал-туар иркенгә, болынга чыгачак. Сөтлебикәләргә генә түгел,  аларның хуҗалары өчен дә җаваплы вакыт бу. Терлекләр көтүгә чыккач сөтен ташламасын, маллар сәламәт булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? “Татар-информ” хәбәрчесе бу хакта Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев белән сөйләште.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: Рамил Гали

ИНТЕРТАТ,

Көтү чыга башлау белән малларның эче күбә башлый. Айрат Гәрәев фикеренчә, күп очракта терлек иртә язда көтүгә чыккач коры азык ашаудан, яшел үләнгә күчкәч күбенә. Тән температурасы күтәрелү, хәлсезләнү, ашыйсы килү теләге көчәю – болар һәммәсе дә яңа шартларга ияләнә алмауның тискәре йогынтысы. Малларга яңа шартларга күнегү өчен, вакыт кирәк дип саный белгеч.

“Күбенү әчи торган азык ашагач барлыкка килә”

- Күбенү - тимпания рубца - чамадан тыш тиз әчи торган азык ашагач барлыкка килә. Андый азыкка кукуруз, люцерна, вика кебек үсемлекләр керә. Шулай ук яңгырдан соң, бозылган, гөмбәләнгән, сыйфатсыз азыклар ашаганнан соң да күбү очраклары күзәтелергә мөмкин. 

 

 

Агуланган терлек кикерә, чәйни алмый, аның хәле китә. Йөрәге еш тибә, сулыш алу кыенлаша, ашказаны зурая һәм авырта, борыныннан юеш килә, кан килми башлый. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә терлек үлә. Яшь терлекләр авыруга аеруча бирешүчән. Аларда авыру бик катлаулы үтә. Мондый очракларны булдырмас өчен кичекмәстән ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде ул.

Ветеринарлар килеп җиткәнче авыру малга беренче ярдәмне дөрес күрсәтү аның гомерен саклап кала ала. Тимпания билгеләре күзәтелсә, терлекне тик яткырырга ярамый. Болай аның хәле тагын да авырлаша, шуның өчен гел хәрәкәтләндерергә, күп йөртергә кирәк.



Аннан соң, җыелган газны чыгару өчен терлекнең телен берничә тапкыр тышка тартып, косу рефлексын булдырырга мөмкин. Ул җыелган газны кикертеп чыгару өчен дә файдалы. 

Авыруны җиңеләйтү өчен тимпанол, ихтиол, лизун төнәтмәләре, аракы, сыек май эчерергә була. Әлеге чаралар ярдәм итмәсә мал табибы газны троакар белән тишеп чыгарачак.

“Малларны көтүгә ач чыгарырга ярамый”

Айрат Гәрәев терлекләрне көтүлек чорына алдан әзерләргә һәм ашату рационын булдырырга кирәк дип саный. Малларга тоз, печән, акбур ашату яхшы булачак. Азыкка балык мае кушарга да киңәш итә. Һәм, тагын бер мөһим әйбер - маллар асты коры, чиста булырга тиеш. Шулай ук маллар тимпания белән авырмасын өчен аларны көтүгә ач чыгарырга ярамый, ди.

- Көтүгә малларны алдан әзерләргә тәкъдим итәм. Ияләнгәнче аларны көне буе түгел,  берничә сәгать кенә йөртергә кирәк. Көтүгә чыгуга терлек яшел, сусыл үләнгә ябышмасын өчен аны ач чыгарырга ярамый, - диде белгеч.



- Терлекләргә йогышлы авырулар бөҗәкләр, чебеннәр, кошлар аша да күчәргә мөмкин. Малларны авырулардан саклау өчен мөгезле эре терлекләрне планлы рәвештә һәм планнан тыш вакцинацияләргә, малны һәм аның азыгын хуҗалыкка ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә күчерергә, һәрдаим ветеринария тикшеренүләре үткәреп торырга кирәк, - ди ул. 

Әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәү мал-туарга көтүлек чорында ярдәм итәчәк, дип белдерде белгеч.

Көннәр җылыткач, төрле паразитлар да активлаша. Аларның күбесе терлекләргә зыян сала. Паразитлар малларның организмына төрле юллар аша үтеп керә. Алар туфрак, су, азык аша эләгә. 

- Паразитларны билгеләү бик катлаулы. Моның өчен махсус анализлар тапшырырга кирәк. Бүгенге көндә һәр төр паразит авыруны да дарулар, махсус препаратлар белән дәвалап була. Вакытында мал табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди Айрат Гәрәев.



Ветеринар сүзләренчә, йогышлы авырулар арасында беренче урында торган аеруча куркыныч түләмә авыруы (себер язвасы) республикада соң­гы тапкыр 2014 елда Кукмара районында ачыкланган булган. 2017 елда Балтач районда котыру авыруының бер очрагы теркәлгән.

“Кайбер районнарда вакцинацияләү төгәлләнгән”

Буа, Әтнә, Саба, Зәй, Чистай районнарында терлекләрне йогышлы чирләргә каршы вакцинацияләү төгәлләнгән. Район ветеринарлары малларны көтүгә махсус әзерләргә, куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен алдан саклык чаралары күрергә кирәк дип хәбәр итә. Белгечләр кисәтүенчә, көтүлек чорында терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар артырга мөмкин. 

“Терлекләрдә лейкоз авыруы еш очрый”

"Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" җитәкчесе Булат Шәкуров, ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыллардагы шәхси хуҗалыкларда терлекләргә вакцинация уздырылуын искәртте. 



- Көтүгә чыгар алдыннан малларны тикшерәбез, себер түләмәсе (себер язвасы), төерле дирматитка (нодуляр дирматит) каршы вакцина кадыйбыз. 

Терлекләрдә лейкоз авыруы еш очрый. Лейкоз - гаять киң таралган чир. Аны булдырмау өчен ветеринария хезмәткәрләре елына ике тапкыр (язын - көтүгә чыкканчы һәм көз айларында) беркетелгән урыннарда сыерлардан кан алуны оештыра. Әгәр сыерда лейкоз ачыклана икән, аны көтүгә чыгару тыела. 

Без үзебезнең җирлектә вакцинацияләүне тәмамладык, малларда йогышлы авырулар табылмады. Чөнки малларга кагылышлы мәсьәләләрне район газетасында даими яктыртабыз һәм халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, - ди ветеринар. 

“Малларны ветеринар белешмәсе булган очракта гына сатып алыгыз”

- Иминлегебез күп очракта үзебездән тора, уялык һәркем өчен кирәк. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларга мал табибы килеп керә икән, кешеләр терлекләрне күрсәтүдән, аларга вакцина ясаудан баш тартмасын иде. Йорт хайваннарының сәламәт булуы гаилә иминлеге өчен дә кирәк. Терлекләрегез авырып китә икән, үтәр әле дип тынычланмагыз, тиз арада белгечләргә хәбәр итегез. Малларны ветеринар белешмәсе булган очракта гына сатып алыгыз, - дип киңәш итә "Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" җитәкчесе Фоат Исламов.



Зәй районында да терлекләрне йогышлы чирләргә каршы вакцинацияләү төгәлләнгән.

- План буенча барлык терлекләр дә язгы һәм җәйге чорга вакцинацияләү узды. Районыбызның ветеринария берләшмәсе белгечләре мөгезле эре терлекләргә нодуляр дерматит авыруына каршы прививка ясады. Күпләп яңа вакциналар кайтарттык. 

Шунысы куанычлы, соңгы вакытта йогышлы һәм котыру чире белән авырган терлекләр күзәтелми. Соңгы 3 елда районда лейкоз авыруын булдырмас өчен зур эш алып барабыз. Аксар һәм Кадер авылларында лейкоз белән авырган сыерлар, бозаулар өчен аерым торак булдырдык. Анда бу авыруга каршы профилактик чаралар үткәрәбез, - диде җитәкче.

“Соңгы елларда йогышлы авыруларның килеп чыгу очраклары кимеде”

"Чистай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" җитәкчесе Зиннур Шәриповветеринарларның алты төрле авыруга каршы профилактик чара үткәргәнен билгеләп узды. 

- Көтүгә чыгар алдыннан терлекләрне тикшерәбез, бу эшне быел да башкардык. Нигездә, маллар арасында котыру, лейкоз һәм туберкулез авырулары ешрак күзәтелә. Соңгы елларда йогышлы авыруларның килеп чыгу очраклары кискен кимеде. Озак еллар дәвамында без түләмә, бруцеллез, лептоспироз, эмкар һәм башка куркыныч йогышлы авырулар буенча тотрыклы иминлекне саклап кала алдык. Алга куелган бурычларны үтәү өчен ветеринария хезмәте тарафыннан төрле дәвалау-профилактика, санитария чаралары уздырыла. Хәзер ветеринария табиблары кулында кирәкле дарулар да, инструментлар да бар. Йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан, йорттан йортка йөреп, аңлатулар да алып барабыз. Төрле белешмәлекләр дә таратабыз, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев