Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошлар ярдәм көтә

Салкыннар җиткәч бөҗәкләрнең күпчелеге һәлак була яки кышкы йокыга тала. Шуңа күрә кошлар әкренләп орлык һәм җимеш уңышы белән туклынуга күчәргә мәҗбүр. Кышлаучы кошларга ярдәм итүнең төп сәбәбе шуннан гыйбарәт.

Кошлар алдан ияләшсен өчен, җимлекләрне ноябрь аенда куя башлыйлар. Кошларны ашату­ны әле бик үк салкын булмаганда, декабрь аен­да ук башларга мөмкин. Ашатуның төп чорын­да, ягъни декабрь ахырыннан февраль ахыры­на кадәр, җимлекләргә җимне көн саен салырга кирәк. Ашатуны март уртасы яки март ахырына кадәр, бөҗәкләр уянганчы дәвам итәргә мөмкин. Җимлекләргә даими рәвештә җим өстәп тору кирәклеген онытмаска кирәк.

Бакчада кошлар күбрәк булган саен җәен кешеләр бөҗәкләрнең күплегеннән азрак җәфа чигәчәк. Кошларны җәлеп итәр өчен, гап-гади җимлек элү зарур. «Канатлы дусларны» кунак­ка дәшү алдыннан нинди кошларны һәм күпме күләмдә җәлеп итәргә, нинди ризык бирергә теләвегез турында уйланырга һәм шуннан чыгып җим сайларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев