Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошлар кебек...

Һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып. Бик матур да, бик зур мәгънәгә дә ия икән бит бу “Кошлар кебек” дигән җырның сүзләре. Балачакта дус кызларым белән тамаклар карлыкканчы җырлый идек аны.

Күпме генә җырласак та, эчтәлеге, мәгънәсе безне бер генә тамчы да кызыксындырмый, күңел кылларына әз генә дә кагылмый. Бары көе матур, шуңа җырлыйсы килә. “Кызым, җырлар – кемнеңдер җан авазы, кемдер җыр аша язмышын аңлата”, – ди әнкәй. Кызык та инде безнең әнкәй, җырлар кем язмышын сөйләсен ди?! Ярар, әлегә болар безгә бик мөһим түгел лә. Әлегә без – әти-әни янында, җил-давылдан саклаучыларыбызның канаты астында, бер сәкегә тезелеп йоклыйбыз.

Соңрак кына аңладык: ярсый -ярсый канат кагынып, һәр елны, кошлар да кайта икән бит туган ягына, корган оясына, күленә, сазлыгына. Язын кайтып, оясына кунгач, ничек шатланганнарын күрдек аларның! Барча кош үзенең корган оясын сагына, мактап сайрый икән бит, хәтта ул сазлыкта булса да.

Мин дә быел үземне шул кошлар хәлендә калгандай тойдым. Олыгаюым галәмәте – үзем туып үскән, канат ныгыткан “сазлыгым” торган саен әйтеп аңлата алмас дәрәҗәдәге көч белән үзенә тарта башлады. Андый чакларда бигрәкләр дә сынып, чәрдәкләнеп бетә сабыр канатларым. Олы юлдан авылым ягына борылган тузанлы юл төшләремә кереп йөдәтә башлый. Кибет тыкрыгыннан борылуга, кул сузымындагы йортыбызны әллә ничә тапкыр төштә күрүемне сөйләгәч, балалар авылга кайтыр вакыт җиткәнен, ниһаять, аңлый башлый. Авылымда сагынып, талпынып кайтканымны көтеп торучы күз нурларым булмаса да, барыбер тарта икән шул җир-су. Балачакның бер хатирәсен менә хәзер генә бар булган күзәнәгем белән аңлыйм.

Безгә бик ерактан – Чиләбе якларыннан, бер минутка гына бер апа кереп, әнкәй белән нигезләренә барып дога укырга, хәер бирергә теләвен аңлатты. Бик үтенеп, ялынып сорады әнкәйнең үзе белән баруын. Андый вакытта әнкәй ялындыра торган кеше түгел иде, бик теләп риза булды. Ул чакта, кечкенә булу сәбәпле, кунак апаның исемен хәтеремә төшерә алмыйм. Ләкин аның, туган йорты нигезенә тезләнеп, күңеле булганчы елаганын әнкәйнең исләре китеп сөйләве бик нык хәтердә калган. Үзе авылдан беркая чыкмый яшәгән әнкәйгә бу апаның шулай өзгәләнүе бик сәер тоелган. Рәхмәт йөзеннән муенындагы муенсасын салып, әнкәйгә кидереп китә ул апа...

Кайтыр юлыбыз ерак булса да, ашкына-ашкына юлга чыктык әле. Җәйнең соңгы ае булуга карамастан, көне шундый җылы, кояшлы. Быел яңгырлар күп булганы нык сизелә: табигать тоташ яшеллектән тора, өлгергән иген басулары алтын төсләре белән бу матурлыкны тагын да ныграк бизи. Хозурлыкның чиге юк. Үзебезнең якларга якынайган саен, күңел алгысый, йөрәк миннән дә алдарак авыл ягына чаба. Ниһаять, авыл юлына борылдык. Һәр чокыры, һәр ташы, юл кырыенда үскән тирәге, үләне таныш, җанга якын. “Авыл исе килә, әйеме, әни?” – ди кызым. Һай, җаным, исе генәме соң?!

Менә кибет тыкрыгыннан борылдык, бөтен җир үзәкләрне өзәрлек дәрәҗәдә таныш, машинадан төшеп, күземне йомып атласам да, туп-туры өйгә кайтып җитәчәгемә тамчы да шикләнмим. Кадыйр бабай утырткан өянке дә нык бирешкән, яшен дә суккач, элекке шикелле ябалдашлары җиргә үк тиеп тормый, корыган ботаклары да хәйран күренә. Менә ул безнең капка. Их, төбенә кадәр ачып, безне көтеп торучы гына юк...

Башка елларда ишегалдына керергә йөрәгем җитмичә йөрсәм, бу кайтуымда кермичә булдыра алмадым. Магнит кебек үзенә тартты туган нигез. “Күр, мин ни хәлдә бүгенге көндә”, – дигәндер инде. Еллар ташкыны ихатабызның һәр карышына үз эзен салган. Балачагымда борын төртергә дә куркып торган үлән ишегалдында хәзер тулы хокуклы хуҗа. Ерылды да китте сагыну, әрнү белән тулган күңел буам. Менә шул чакта, ирексездән, Чиләбе апасының, нигезенә баш куеп, нигә үксегәнен аңладым.

Без бит Зариф белән пенсиягә чыккач, төп нигезебезгә кайтып төпләнергә, аның учагын сүндермичә, балаларыбызны, туганнарыбызны сагынуларын басарга кунакка дәшеп яшәргә хыялланган идек. Без бер төрле уйласак, Хак Тәгалә үз теләгәнен эшли дип, юкка әйтмәгәннәр шул. Шундый итеп койрыгыбызны бозга катырып куйды, селкенеп тә булмый хәтта. Башымда хатирәләр берсен-берсе этә-төртә мине еракта, бик еракта калган, искитмәле кадерле, бөтен күзәнәкләремә рәхәтлек өсти торган елларга алып киттеләр. ...

Менә без, ниһаять, үзебезнең яңа өебездә. Ничек рәхәт анда, идән, түшәм такталарыннан, өй бүрәнәләреннән әле агач исе бетмәгән, сулыш алырга ук иркен. Без инде рәхәткә ияләнеп киләбез бугай, якын-тирәдәге безнең яшьтәге бихисап күп балалар белән дә үз булып беттек. Барча йортларның ишекләре ачык, зурларның бездә эше юк, кемгә генә килеп керсәк тә, сүз әйтмиләр. Капкалап алырга өстәлдә ризыклар да калдырылган. И ул кайнатма ягылган ипи телемен бер стакан салкын су белән ашауның тәмлелеге! Вәсиләләргә керсәң, әле ипигә бал ягып, туйганчы сыйланып була. Якын-тирәдә аларда гына умарта иде чөнки.

Безнең ишегалды да һәр елны үзгәреп тора. Абый белән әти матур итеп койма койды, киртә генә булса да, урам якка да, инеш ягына да капка да ясап куйдылар. Ул капкаларга басып атыну дөнья рәхәте инде менә.

Әти, капканы асылындырасыз дип, бераз ачулана үзе. Анысына гына бик ис китми инде, без төзәтәсе әйбер түгел. Хәзер тавыкларның да, кәҗәләрнең дә, казларның да үз сарайлары бар. Бик дан булмаса да, мунчалы да булдык. Әнкәйнең түбәсе күккә тиеп йөри, һәр көнне мунча яга җәен, безне – тоташ тузан йомгагыннан торган дүрт баласын “чайкап алырга” җай чыкты бит! Әти безнең мәнфәгатьне дә онытмады – таган ясап куйды. Ике партия бала алмаш-тилмәш таган атына, тамаклары карлыкканчы җыр суза. Чөнки күрше түтиләре концерт сорый, шуңа бик кызу репетицияләр бара. Дистәдән артып китсәк тә, сыябыз, ихаталар бик зур безнең якларда. Ихата тутырып сарык, кәҗә, сыер, бозау, каз-үрдәк, тавык-чебешләре йөри. Хәзер уйлыйм да, хәйран калам, әнкәй ничек җитеште икән бу эшләрнең барсына да?!

Җәйләрне көз алыштыра. Монда инде эшләрнең катысы көтеп тора авыл кешесен. Башта совхоз бәрәңгесен алабыз, аннан чөгендергә тотынабыз. Шуннан соң гына үзебезнең бәрәңгене ала башлыйбыз. Анда инде октябрь ае да бетеп барган чак була. Кыш та озак көттерми. Характерын күрсәтеп тә карый үзе. Ул бураны дисеңме?! Бигрәк тә салкынына чыдарлык түгел, өйнең бүрәнәләре, җир шарт-шорт ярыла башлый. Ул тавышка төнлә куркып уянган чаклар да хәтердә. Ничек кенә зарланырга тырышсам да, нигәдер бик яманларга тел бармый әле кышны да. Көтеп алган Яңа елны, бәләкәй буа тавындагы шугалакларны ничек хурламак кирәк?!

Канат ярып чит җирләргә киткәч, әти-әнкәйнең яратуын гына тоеп, тәгәрәшеп үскән туган йортка сагынып, коштай очып кайткан чаклар кино кадрлары кебек күз алдыннан үтә. Башлар әйләнә иде очрашу бәхетеннән, туган йортның, ишегалдының үзләренә генә хас рәхәтлек бөркеп торган исеннән. Газизләрем икәүләшеп колач җәеп каршы ала. Карт өянке янына кадәр чыгып, озатып кала иде. Карт өянке дә бик кызганыч хәлдә хәзер. Җиргә тиям-тиям дип торган ябалдашлары да юк. Зариф белән, шул өянке ябалдашлары астына сыенып, мәңгегә дус булырга вәгъдә бирешкән идек бит. Онытыла торган хатирәләр түгел шул...

Авылда бар да элеккечә, кешеләре генә бөтенләй башка. Шулай да күңел таныш йөзләрне, таныш тавышларны эзли. Ярый әле иң беренче очраткан кешем чордаш Мисбах булды. Ни генә дисәң дә, бер юлдан мәктәпкә атлаган, аралашып, сөйләшеп йөргән кеше. Алсуым үз исеме белән аталган алмагачы янына ашыкты. Җирне алсу алмалар каплаган. Агачта бары берничә алма калган. Кызым, озак кайтмый торганына бабаеннан гафу үтенә-үтенә, алмаларны җыя башлады. Шунда көтелмәгән хәл: зур гына алсу алма кызымның башына килеп төште.

– Аңладым, бабаем, күпме шундый тәмле алмаларны җыймыйча череткән өчен ачуланасың инде, – дия-дия җыйды ул алмаларны.

Зират кына тынлык белән каршы алды безне. Тыныч йоклагыз, бәгырькәйләрем. Рәхмәт сезгә безгә биргән тәрбиягез, мәхәббәтегез, балачак рәхәтләре өчен!

Авылыма карап сокланып туя алмыйм. Урамнары матур, каралты куралары төзек, бакчаларыннан муллык бөркеп тора, ихаталарын күз явын алырлык чәчәкләр бизи. Җанга якын җирләрнең матурлыгы күңелләрне шатландыра.

Бар нәрсә чагыштыру аркылы гына үз бәясен ала бит ул. Барлыкка, муллыкка, рәхәткә шулкадәр тиз ияләнәсең ки, тормышның кечкенә генә җитешсезлеге килеп чыга икән, дөнья беткән кебек тоела башлый. Уйлап та тормыйча, гаепле кешене битәрли башлыйбыз. Язмаларымны укып барган бер дустым, үскән авылы турында сөйләп шаккатырды. Пермь өлкәсендәге зур тимер юл станциясеннән бер адым гына ераклыктагы авылга хәзергәчә газ, су кермәгән, электр белән тәэмин итү начар, асфальт юллар төштә генә кала торган хыял икән. Авыл халкына яшәргә барча уңайлыкларны тудырырга тырышкан элекке һәм хәзерге җитәкчеләребез белән, район һәм ил башлыклары белән горурландым мин. Матур яши авылым кешеләре, бүгенгесе бигрәк тә сөендерә. Авылдашларым, бар булганының кадерен белеп, шөкер итеп яшәргә язсын сезгә!

Хуш, авылым, сәламнәр көт,

Таң җилләре искәндә!

Сәйдә Нәбиуллина-Якупова. Казан-Баланлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев