Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы турында

Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр.

2021 елның башыннан Россия Федерациясе территориясендә кош гриппының 15 учагы теркәлгән. Авыру очраклары Әстерхан, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Дагстан Республикасында һәм Краснодар краенда күзәтелгән. Кыргый кошларның миграциясе авыру таралуның төп факторы булып тора.

Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр.

– Кош гриппының симптомнары: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкрәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була, үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була, – дип аңлата район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе ????.

Авыруны төп кисәтү чарасы – вакциналау үткәрү, ревакцинация ясау. Кош-корт башка кошлар белән контактка керерлек булмасын. Азыкны ябык бинада сакларга кирәк.

Кош-кортны авыру булмаган регионнардан гына сатып алырга киңәш ителә. Сатып алгач, 10 көн аерым асрап күзәтергә кирәк. Авыру яисә үлгән кош булган очракта ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә.

Авыру кошларның бүлендекләре үсемлекләргә, суга эләгеп, һавада таралып, су эчкәндә, су коенганда, һава-тамчы, һава-тузан юлы, пычрак куллар аша кешегә йогарга мөмкин. Шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөһим. Кош-корт караганнан соң гриппка охшаш кискен респиратор авыруга юлыксагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр район ветеринария берләшмәсе табиблары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев