Кош гриппы турында
Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр.
Кош гриппының симптомнары: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкерәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була,үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була.
Авыруны төп кисәтү чарасы – вакциналау үткәрү, ревакцинация ясау. Кош-корт башка кошлар белән контактка керерлек булмасын. Азыкны ябык бинада сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев