Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррекция интернат мәктәбе укучылары - кул эше осталары

Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат мәктәбендә бүген 77 бала белем һәм тәрбия ала. 12 бала өйдә укыса, 65 бала мәктәптә дәресләр ала. Аларга 23 укытучы һәм 9 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә.

Иртәнге 8 дән көндезге икегә кадәр балалар дәресләрдә булалар, ә төштән соң, кичке сигезләргә кадәр, алар төрле түгәрәкләрдә шөгылләнәләр, тәрбияви һәм күңел ачу чараларында катнашалар. Шулай ук, шефлыкка барып, ялгыз өлкәннәргә ярдәм итәргә дә вакыт табалар. Балаларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатында, интернатта уннан артык түгәрәк эшләп килә. 9 түгәрәкне тәрбиячеләр үткәрсә, "Оста куллар" исемле өч түгәрәкне хезмәт укытучылары оештыра. Балалар әлеге түгәрәкләргә бик яратып йөриләр, төрле кул эшләнмәләре ясыйлар. Ясалган эшләнмәләре белән мәктәп укучылары, район, республика мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашалар, призлы урыннарны яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X