Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус китмәде

Баш табиб Дамир Сөләйманов һәм кардиолог 14 апрель Тәнзилә Зиннурова ревакцинация үтте.

“Вакцинация йогышлы авыруларны кисәтүнең бердәнбер нәтиҗәле ысу­лы булып тора. Үзегезне һәм якынна­рыгызны саклыйм, сәламәт булыйм дисәгез, прививканы вакытында яса­тыгыз! Коронавирус бетмәде, авыру йоктыручылар һаман да бар. Тәүлек эчендә авыручылар саны кимүгә ка­рамастан, вирустан саклану турында онытмаска кирәк”, – ди баш табиб Да­мир Сөләйманов.

Бүгенге көнгә кадәр район поли­клиникасына 19670 доза вакцина кайт­кан. Шуның 40 данәсе – балалар өчен. Вакцинация ясатырга яисә ревакцина­ция үтәргә теләүчеләр поликлиникага мөрәҗәгать итә ала.

– Бүген запаста 1044 доза вакцина исәпләнә. Бу көннәрдә тугыз кеше ре­вакцинация ясатты. 2004-2010 елгы 37 балага да коронавируска каршы вакци­на ясадык. Пандемия башланганнан бир­ле 60 яшьтән өлкән 4472 райондашыбыз прививкаланды, – дип хәбәр итә район поликлиникасының баш эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

– Ел башыннан балаларга коронави­русны ачыклау өчен 421 экспресс-тест ясалды, шуның 140ы уңай нәтиҗә бирде. Шикәр чиреннән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, гәүдә авыр­лыгы зур булган балаларга ковид аеруча куркыныч, – ди балалар консультациясе шәфкать туташы Миләүшә Касыймова.

Пневмония, гадәттә, югары сулыш юл­лары авыруларыннан соң өзлегү буларак барлыкка килә. Грипп яисә кискен ре­спиратор авыруы вакытында инфекция белән көрәшкәндә борын куышлыгында­гы бактерия, вируслар үпкәгә үтеп керә. Кеше берничә көннән авыруны җиңгән кебек була – температура төшә, баш авыр­ту, ютәл кими. Хәл җиңеләйгән кебек бул­са да, үпкәдә бактерияләр үрчү дәвам итә. Нәтиҗәдә хәле җиңеләйгәннән соң кеше кабат ныклап авырый башлый. Бу очракта авыруга дөрес ярдәм күрсәтелмәсә, ахы­ры бик аяныч – үлем белән тәмамланырга мөмкин, ди баш табиб.

Соңгы арада күпчелек кеше битлек кими башлады. Мәскәүдә җәмәгать урын­нарында битлек кию, оешмаларда ковид­ка каршы чаралар – тән температурасын даими үлчәү һәм эш урыннарын аера тор­ган бүлгечләр кую гамәлдән чыгарыл­ды. Әмма Татарстанда битлек режимы дәвам итә.

– Мәгълүмат чаралары Россиядә ко­ронавирус белән авыручылар санының кимүе турында хәбәр итсә дә, авырудан саклану зыян итмәячәк. “Битлек режимы туктатылды” дигән карар юк. Шулай бул­гач, җәмәгать урыннарында битлек кию актуаль булып кала. Сәламәтлегебезгә битараф булмыйк. Антисептиклар ту­рында да онытмыйк! – ди санитар-эпи­демиологик комиссия рәисе Марина Бәдретдинова.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X