“Коръән” уку бәйгесе үтте
Җиңүчеләргә диплом һәм сертификат бирелде. Барлык катнашучыларга күчтәнәч пакетлары өләшенде.
Бүген Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә малайлар һәм ир-атлар арасында “Коръән” уку бәйгесе үтте. Коръән укуның сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында уздырылган бәйгедә 40ка якын конкурсант өч төркемгә бүленеп көч сынашты. “Нәс” – “Әгълә” сүрәләрен яттан белүче 25 бала арасында беренче урынны Әхмәт Мәүлиев алды. Икенче урында – Рамазан Хәсәнов, өченчедә – Гадел Моратов. “Гаммә” җүзен өйрәнүчеләр арасында Габделмәлик Моратов җиңү яулады. Икенче урын – Габдулла Моратовка, өченче урын Гомәр Хәйретдиновка бирелде. “Тәбәрәк” җүзен яттан белүчеләр арасында Салих Сафин беренче урынга лаек булды. Ибраһим Могълиев – икенче, Мөхәммәд Низамов өченче урынны алды. Җиңүчеләргә диплом һәм сертификат бирелде. Барлык катнашучыларга күчтәнәч пакетлары өләшенде. 22 март көнне Коръән бәйгесе хатын-кызлар арасында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев