Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан турында ниләр белергә кирәк?

Билгеле булганча, Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Белем бәйрәм күчереләме-юкмы? Казанда ничә урында корбан китереп булачак? Корбанны махсус урыннарда чалмасаң ни була? Ә дөяне корбан итеп китерүчеләр бармы? Шундый актуаль сорауларга җаваплар тупладык. Быел 1 сентябьдә Татарстанда берьюлы ике бәйрәм булачак. Беренчесе, әлбәттә инде, Белем көне булса, икенчесе...

Билгеле булганча, Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Белем бәйрәм күчереләме-юкмы? Казанда ничә урында корбан китереп булачак? Корбанны махсус урыннарда чалмасаң ни була? Ә дөяне корбан итеп китерүчеләр бармы? Шундый актуаль сорауларга җаваплар тупладык. Быел 1 сентябьдә Татарстанда берьюлы ике бәйрәм булачак. Беренчесе, әлбәттә инде, Белем көне булса, икенчесе - Корбан бәйрәме. Татарстанлылар әлеге көнне ял итәчәк, шуңа карамастан, белем йортларында тантаналы чаралар узмый калмаячак. Корбан чалуның үзенә килсәк, быел Казанда 25 урында корбан чалу мәйданчыклары эшләячәк, аларда 6400 терлек корбан ителер дип көтелә. Үз йорты белән торучылар корбанны үзләрендә дә китерә ала, дип яза Ялкын, тик Казанның Вахитов районы баш ветеринар табибы Илгиз Камалов әйтүенчә, кайберәүләр үзләренә генә чалып калмыйча, күршеләренә, туганнарына һ.б. һ.б. ларга да чала башлый, күпләп чалу рөхсәт ителми. Сарыктан кала, корбан итеп, сыер, дөяне китергә мөмкин. Тик быел дөя суеп, корбан китерергә теләк белдерүчеләр юк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X