Мөслим-информ

Корбан чалу Аллаһка якынайта

Корбан гаете – хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач җитмеш көн узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

Корбан – Аллаһка якынаю дигән сүз. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә әйткән: “Раббың ризалыгы өчен намазны үтә һәм корбан чал”. (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 аять). Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең ихласлыкны һәм Үзенә ни дәрәҗәдә якын булуыбызны тикшерә. Коръәндә бу хакта болай диелгән: “Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 аять). Шулай ук корбан Исмәгыйль галәйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның Аллаһ рәхим-шәфкатьлеге нәтиҗәсендә коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта. Мөселманның корбан чалуы аның Аллаһ юлында үз малын кызганмавын күрсәтә. Моннан тыш шушы ислам кануны мохтаҗларны шатландыруга сәбәп була (матди хәле авыррак булган кешеләргә корбан итеннән өлеш чыгару нәтиҗәсендә, аларның хәле бераз булса да җиңеләя, күңелләре өмет һәм сөенеч хисләре белән тула). Мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу – вәҗеб, ягъни үтәлүе тиешле гамәл булып санала.

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә Корбан гаетенә багышланган Казыйлар һәм Голәмалар шурасы утырышында быел нисаб күләме 16 мең сум итеп билгеләнде. Димәк, әгәр мөселман кешесенең төп кирәк-яраклар һәм түләүләрдән тыш 16 мең сум акчасы бар икән, гает көннәрендә аңа корбан чалу мәҗбүри. Корбан чалу бары бер ният белән Аллаһ ризалыгы өчен башкарылырга тиеш. Гаиләдә фәкать бер генә сарык корбан итәргә мөмкинлек бар икән, ул гаилә башлыгы исеменнән чалынсын. Алай эшләнсә, барлык гаилә әһелләренә дә савап була, иншә Аллаһ, ә ире исән булып та, корбан хатын яки бала исеменнән чалынса, савап фәкать хатынга гына була.

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

  • мөселман;
  • ирекле;
  • мосафир булмаган;
  • нисаб күләмендәге малга ия кеше (Россия өчен 16 мең сум);
  • бәйрәм көнендә.

Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:

  • бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;
  • я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы тиешле матди байлыкка ия булса да).

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

  • итне үзе гаиләсе белән ашый;
  • башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
  • итне гаиләсе өчен калдыра.

Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

  • Аллаһы исемен әйтү (бисмиЛләһи),
  • һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.
  • Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.
  • “Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.
  • Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Хупланмый:

  • үтмәс пычак куллану;
  • пычакны хайван алдында үткенләү;
  • башка хайваннар каршында корбан чалу;
  • хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
  • чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
  • хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык, иминлек, бәхет телибез!

Мөслим мөхтәсибәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: