Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр

Быел Корбан бәйрәме җомга көнне, 31 июльдә билгеләп үтелә. Ул Татарстанда ял көне дип игълан ителгән, шунлыктан республика халкын өч көнлек ял көтә.

Коронавирус Татарстанда Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертәчәк.

Диния нәзарәтенең Роспотребнадзор таләпләре белән бәйле тәкъдимнәре бар. Беренчедән, Роспотребнадзор намазны ачык мәйданчыкларда, урамда, саф һавада укырга чакыра. Һава торышы моңа мөмкинлек бирә. Икенчедән, дистанция сакларга, өченчедән, битлек режимын үтәргә кирәк.

Казан Кремле дин тотучыларны хәтта ачык һавада намаз укыганда да, бер урында күп кеше җыелу сәбәпле, битлек кияргә чакырды. Мөселманнар шулай ук үзләре белән намазлык алып килергә тиеш.

Быел Корбан бәйрәме җомга көнне, 31 июльдә билгеләп үтелә. Ул Татарстанда ял көне дип игълан ителгән, шунлыктан республика халкын өч көнлек ял көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев