Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КОРБАН – АЛЛАҺКА ЯКЫНАЮ

Корбан сүзенең мәгънәсе “якынаю, Аллаһка якынайта торган нәрсә” дип бирелә. Бер кешегә Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу тиеш булсын өчен, түбәндәге шартларның үтәлүе зарур: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу, юлчы (мосафир) булмау, билгеле бер күләмдә малга ия булу.

Корбан ни дигән сүз? Корбан чалу – Аллаһка якынаю һәм Аның ризалыгына ирешү нияте белән чалынган хайван, дигән сүз. Бәйрәмнең асылында Хак Тәгаләгә якынаю һәм халык файдасына фидакарьлек кылу төшенчәсе ята. Корбан мөэмин-мөселман бәндәнең, кирәк икән, бар нәрсәсен Аллаһ юлында фида кылырга әзер торуын күрсәтә.Корбанны кемнәр чалырга тиеш?Корбанны күңеле ихлас булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты – Аллаһы ризалыгы өчен “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр” дип чалырга кирәк. Хайванны чалучыга хезмәте өчен корбанның берәр өлешен бирү тыела. Һәр мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Алдан ике рәкәгать намаз уку таләп ителми. Корбан Корбан бәйрәменең беренче, икенче һәм өченче көннәрендә чалына. Шулай да иң фазыйләтлесе – беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бәйрәм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлә чалу – мәкруһ (хупланмый).Корбанны укучылар, ятимнәр йортларына бирергә ярыймы?Ихтыяҗ булган урыннарга исемеңне атап, бәясен акчалата бирү һәм корбаныңны алардан чалдыру да дөрес. Укучылар тәрбияләнгән йортларга (мәдрәсәләр, интернатларга) корбан акчасын биреп, шунда чалдыру – бик акыллы эш һәм корбанны максималь рәвештә файдалы итеп куллану юлы.Корбанга дигән акчаны башка максатка кулланырга ярыймы?Корбан гыйбадәте өчен аерып куелган акчаны башка җиргә тоту тыела. Һәр гыйбадәтнең үз урыны бар. Зәкәт, фитыр сәдакасы һәм корбан – аерым-аерым гайбадәтләр. Берсе икенчесе хисабына күчми. Шуңа күрә корбанга дигән акчаны башка максатка тотарга ярамый.Алынган корбанны соңрак башкалар уртак итә аламы?Мөгезле эре терлекне бер кешедән алып, җиде кешегә кадәр уртак булып корбанга чала алалар. Мондый хайванны җиде кешедән җыелган уртак акчага сатып алып булган кебек, инде алынган яки кулда булган хайванга да, җидедән артмау шарты белән, башкаларны уртак итәргә мөмкин. Шунысы мөһим: аларның барысында да корбан чалу нияте буларга тиеш. Араларыннан берсе булса да ит алу яки башка берәр ният белән катнашса, барысының да корбаннары яраксызга чыга. Уртаклар арасында гакыйка яки нәзер корбанына ният кылучылар булуы зыянлы түгел. Мөгезле эре терлек җидегә кадәр кеше өчен уртак була алса да, сарык белән кәҗә бер кеше исеменнән генә чалына. Хәрәм акчага корбан чалу ярыймы?Әгәр акча хәрәм юлдан кергән һәм аның асыл иясе билгеле икән, бу акчаны иясенә кайтарырга кирәк. Иясе билгеле булмаса, ниндидер әҗер-савапка өметләнмичә, мохтаҗларга яки хәйрия җәмгыятьләренә таратырга кирәк. Хәрәмнан кергән акчадан корбан чалу хуп күрелми. Корбан тиресен нишләтергә?Корбан тиресен берәр фәкыйрьгә я булмаса хәйрия оешмасына тапшырырга кирәк. Корбан тиреләрен акчага сату яки корбан чалучыга хезмәт хакы итеп бирү дөрес түгел.Үлгәннәр рухына багышлап корбан чалу ярыймы?Һәркем савабын үлгән берәр туганына яки кадерле кешесенә багышлап корбан чала ала. Кеше дөньядан китеп баргач, аның исеменнән сәдака бирү, хаҗ кылу мөмкин булган кебек, корбан чалу да тыелмый. Әгәр кеше үз исеменнән корбан чалуны исән чакта васыять итеп калдырган булса, бу корбанны бәйрәм көннәрендә чалырга кирәк. Андый хайванның итен чалган кешенең үзенә ашарга ярамый. Тулаем сәдака итеп таратырга кирәк. Үлгән шәхеснең васыяте булмаса, калган акчасыннан алып чалынган корбан да васыять нигезендә чалынган корбан кебек. Васыять яки нәзер булмаган очракта да, савабын мәрхүмнәргә багышлау нияте белән корбан чалу рөхсәт ителә. Андый корбанның Корбан гаетендә чалынган башка хайваннардан бернинди аермасы юк.Гает көннәрендә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылыйк, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрик, бүләкләр биреп, кунак итеп шатландырыйк. Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!

Расыйх хәзрәт КАЮМОВ, Мөслим районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев