Реклама
Иртәгә, ягъни 10 сентябрь көнне Мөслимдә тагын бер күңелле чара узачак. Район үзәгенең Кооператив урамында урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалдында бәйрәм оештырылачак.
Ишегалды бәйрәм вакытында яңа төзелгән күпфатирлы йортны ачу тантанасы да булачак. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз