Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Контроль-касса техникасын куллану мәҗбүри!

“Россия Федерациясендә исәп-хисап башкарганда контроль-касса техникасын (алга таба – ККТ) куллану турында”гы 2003нче елның 22 маендагы 54-ФЗ санлы Федераль законда билгеләнгән очраклардан тыш, Россия Федерациясе территориясендә контроль-касса техникасы исәп-хисап башкарганда барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан мәҗбүри рәвештә кулланыла.

“Акча белән һәм (яисә) түләү карталарын файдаланып исәп-хисап башкарганда ККТ куллану турында”гы Федераль законга һәм Россия Федерациясе аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2016нчы елның 3 июлендәге 290-ФЗ санлы Федераль закон тарафыннан оешма-предприятие һәм шәхси эшмәкәрләрнең ККТ куллана башлау вакыты билгеләнде. 
2019нчы елның 1 июленнән эшләр башкаручы һәм халыкка хезмәт күрсәтүче салым салуның һәртөрле режимындагы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр; сәүдә яисә җәмәгать туклануы өлкәсендә ялланулы хезмәткәрләр җәлеп итмичә эшләүче, салым салуның ЕНВД рәвешендәге һәм патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр; сәүдә автоматларын файдаланып, сәүдә итүче, ялланулы хезмәткәрләр кулланмаучы шәхси эшмәкәрләр; транспорт салонында йөрү документлары (билетлар) һәм талоннар сатканда оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр ККТ кулланырга бурычлы. 
Моннан тыш “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2018нче елның 3 июлендәге 192-ФЗ санлы Федераль закон белән “расчеты” термины киңәйтелде һәм 2019нчы елның 1 июленнән ККТ куллану мәҗбүри булган операцияләр билгеләнде. 
2017нче елның 29 ноябрендә кабул ителгән 349-ФЗ санлы Федераль законда каралганча, салым салуның ЕНВД рәвешендәге һәм патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр өчен, 2017нче елның 1 февраленнән 2019нчы елның 1 июленә кадәр салым органында теркәлгән очракта, ККТның һәр экземплярына 18 мең сумнан да артмаган күләмдә ККТ алуга киткән чыгым суммасына салым вычеты бар. ККТ алу буенча чыгымнарга шул исәптән фискаль накопитель, программа тәэмин итүе сатып алуга, шуларга бәйле эшләр һәм хезмәтләр башкаруга киткән чыгымнар да кертелә. 
Россия Федераль салым хезмәтенең 
ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев