Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рәхмәт, әнием!" конкурсына килгән беренче язма

Бу сүзләрдә никадәр тирән мәгънә салынган! Әнием дип дәшү генә дә ни тора! Минем язмамны укыгач, соңга калгансың, диярсез... Юк калмадым... Исән чагында да мин аңа үземнең рәхмәтле булуымны әйтә килдем.

Рәхмәт, әнием!

Бу сүзләрдә никадәр тирән мәгънә салынган! Әнием дип дәшү генә дә ни тора! Минем язмамны укыгач, соңга калгансың, диярсез... Юк калмадым... Исән чагында да мин аңа үземнең рәхмәтле булуымны әйтә килдем. Гомеренең соңгы минутларында да янында булдым. Шулай да Әниләр көне уңаеннан тагын бер мәртәбә аңа иң зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

Әниебез Шәйгәрданова Наҗиянең безне ташлап китүенә дә инде дүрт ел булды. Шуңа да карамастан, “әнием” дигән бу йомшак сүз күңелемнән чыкканы юк. Таңнарда аны уйлап ятканда, үзем дә сизмәстән аңа дәшәм. Кайбер көннәрдә күңелем ярларыннан чыгып киткәли. Бу чакларда бигрәк тә авыр. Сагыну-юксынудан баш иелә... Әнием җитми... Сабый балалардай аңа сарыласым, иркәләнәсем, киңәшләрен тагын бер кат тыңлыйсым килә. Ләкин инде ул бик ерак... Кайтып булмаслык еракта... Әнием белән икәү генә калганда, үлем турында сөйләшә башласа, мин елый идем. “Әнием, мин синсез ничек яшәрмен, юк, син үлмисең, дип”, сабый балалардай кочаклап үксеп елаган вакытлар күп булды. Шунда ул: “Кызың бар, кызым, аңа сөйләрсең серләреңне!” –дип, башымнан сыйпап тынычладыра иде.

Әнием кешеләргә авырлык китерми яши белде. Һәрвакыт якыннары турында уйлады. Кызым белән сөйләшкәндә “Әниеңне ташлама, мин үлсәм, аңа авыр булыр, син терәк бул”, дигән. Минем белән авырлы вакытта әниемә бик нык салкын тигән була. Минем дә еш авыруыма үзен гаепле санап, бик борчыла иде. Ләкин ул – авыл хатыны – ничек итсә итте, мине терелтте. Һәрвакыт минем сәламәтлегемне кайгыртып яшәде. Мәктәптә укыган елларымда шигырьләрне матур итеп укырга өйрәтүме, дәресләремне әзерләшергә булышулары бүгенгедәй хәтеремдә. Ул – матурлыкны күрә белергә, чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәтүчем дә. Мәктәптә гел “бишле”гә генә укып та, тормышлар авыр булу сәбәпле, укый алмый калгангадырмы, ул безне белемле итеп күрергә теләде. Гомере буе безнең уңышларга сөенеп яшәде. Гаиләмә кайгы килгәч тә, ул миңа терәк булды. Кулыннан килсә, мине барлык авырлыклардан да арындырыр иде. Еш кына телефоннан сөйләшкәндә: “Әй кызым, рәхәтләнеп сөйләшәек әле, сөйләшәсе килеп тә сөйләшеп булмый торган чаклар да булыр”, – дия иде. Кунакка кайтканда аның безне хөрмәтләве, өстәл тулы сыйлары һаман да хәтеремдә. Иртүк торып пешергән тәбикмәкләренең тәме һаман да тел төбендә. Иркәләнеп ятсаң, әниемнең бәләкәй чактагыча “Үс-үс” дип иркәләүләрен тагын бер ишетәсем килә. Инде үземнең дә дүрт оныгым бар. Әниемнән үрнәк алып, аларны тәмле ризыклар пешереп каршылыйм. Үземнең җылымны бирергә тырышам.

Кадерле әнием, күпме еллар үтсә дә, син минем күңелем түрендә. Синең изгелекләреңә шундый ук изгелек белән җавап бирә алдым микән? Шуларны уйлыйм. Сине бик сагынам! Сине балаларым да бик еш җылылык белән искә алалар. Беләм: син безнең белән! Минем тормышымның түгәрәкләнүенә шатланасың булыр! Тыныч йокла, кадерлем минем! Синдәй әнием булганга мин бик бәхетле!

Нурия Ибраһимова-Шәйгәрдәнова.

Үрәзмәт-Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев