Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Максатыбыз - тулы кыйммәтле шәхес тәрбияләү

Әлеге сүзләрне район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин җиткерде. Бүгенге яңа, заманча инновацион технологияләр һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән белем бирү учреждениеләрендә нәкъ шундый шәхесләр тәрбияләнергә тиеш диде ул.

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе эшендә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Чара лаеклы ялга чыгучы мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы белән башланып китте. Бу көнне район мәгариф идарәсе җитәкчесе 20 хезмәткәргә бүләкләр тапшырып, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм матур яллар теләде.

Киңәшмәнең пленар өлешендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидовның "Муниципаль мәгариф системасының үсеше" темасы буенча чыгышы тыңланды. Үз чыгышында җитәкче 2016-2017 уку елында башкарылган эшләргә тукталды. БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре белән таныштырды, белем бирү юнәлешендә кулланылучы өстенлекле чараларны яктыртты:

- Мәгариф өлкәсендә тәрбия эше төп максатларның берсе. Өстәмә белем бирү дә хезмәтебезнең аерылгысыз юнәлеше булып санала. Шуңа күрә дә, быелгы уку елында яңача эшли башлаячак мәктәптән тыш эшләр үзәген квантириум форматында эшләвен без хуплап кабул итәбез. Ә аграр көллият базасында өр яңадан ясалган күп профильле укыту үзәге эшче кадрлар әзерләүче үзәк булачак, - диде һәм яңа уку елында кертеләчәк яңалыклар белән таныштырды.

Район мәгариф идарәсе методисты Раушания Шәрифуллина, Михайловка урта белем бирү мәктәбе директоры Ильзир Мадьяров чыгышлары да өстәмә белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган иде. Район башлыгы хезмәт тәрбиясенә карата үзенең фикерләрен белдерде:

- Бик кызганыч, бүген мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенә бик аз урын бирелә. Ә бит хезмәт тәрбиясе - белем бирү процессының аерылгысыз өлеше булып тора. Балаларны кече яшьтән хезмәткә өйрәтмәсәк, хезмәт тәрбиясе бирмәсәк, киләчәктә тулы бер буын эшсезләр армиясен үстермәбез микән? Бөтен кеше дә җырчы да, олигарх та, нефтьче яки финансист та булып бетә алмый. Бүген бит авыл хуҗалыгында, җитештерү өлкәсендә дә югары хезмәт хакы алып, төрле биеклекләргә ирешергә мөмкин. Михайловка мәктәбендә хезмәт тәрбяисен бирү буенча башкарылган эшләр, һәрберегезгә үрнәк булып тора. Бу үрнәкне быелгы уку елында база мәктәпләрендә кулланырга һәм күрсәтергә тәкъдим итәм, - диде.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Жанетта Соркина Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләренә республика конференциясен әзерләүдә һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрне җиткерде һәм яңа уку елына уңышлар теләде.

Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин йомгаклау сүзендә:

- Безнең максатыбыз - тулы кыйммәтле шәхес тәрбияләү. Белем ягыннан гына түгел, ә безнең балаларыбыз физик, рухи, мәдәни, гомумән һәр яклап та тәрбияләнгән шәхесләр булырга тиеш. Йолдызларны үзебездә тәрбияләргә кирәк. Алар кайда гына китсәләр дә барыбыр Мөслим кешесе, "Мөслимлеләр" булып калалар. Моңарчы без материал-техник базаны яңартуга һәм үстерүгә игътибар биргән булсак, хәзер инде сыйфатка: белем бирү, хезмәт, милли тәрбия юнәлешләрендә эшләргә вакыт җитте. Бүген, кайсы гына мәктәпне, кайсы гына балалар бакчаларын алсак, тулы кыйммәтле шәхес тәрбияләү өчен бар мөмкинлекләр бар, - диде ул.

Киңәшмә бүләкләргә дә бай булды. Бу көнне бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә РФ һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да үз ияләрен таптылар. Шулай ук, зал тутырып утырган мөгаллимнәр уку йортларын тәмамлап районыбызга кайткан биш яшь белгечне хәер-фатиха биреп беренче эш урыннарына озаттылар.

Ике атна буе диярлек районыбыз күп кунаклар кабул итте, республикабыз районнарыннан килгән мәгариф хезмәткәрләре яңа уку елында башкарылачак эшләр һәм куелачак бурычлар хакында киңәштеләр. Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр генә калып килә. Быелгы уку елы да районыбызның мәгариф хезмәткәрләренә яңа уңышлар, яңа җиңүләр алып килсен.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X