Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомол яшьлегем

1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар.

1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.

1968-1972 елларда Мөслим урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләдем. Ул елларда мин үзем дә әле комсомол идем. Шул елларда без Ленин зачетлары тапшырдык. Аны тапшыручыларга махсус комсомол значоклары бирделәр. Аны күкрәкләребезгә тагып йөрдек.

Даими рәвештә вожатыйлар семинарлары үтә, без аны көтеп алабыз. Хәтта комсомол, пионер, октябрятлар өчен яңа җырлар, биюләр өйрәнү өчен дә Пионерлар йортына җыела идек. Аннары аларны барлык укучыларга өйрәтәбез.

Пионер һәм комсомол туган көннәрне ныклы әзерлек белән зурлап билгеләп үттек. Октябрь аенда комсомол турындагы җырларны башкаруга класслар һәм аерым башкаручылар арасында конкурслар үткәрдек. Берсендә, “Дан сиңа, дан, комсомол” җырын башкарып, Гөлнара Усманова һәм Фәридә Нуриәхмәтова конкурста беренче урынны алдылар һәм бүләкләнделәр. Конкурслар оештыру мәктәбебезнең традициясенә әйләнде.

Мин пионервожатый булып эшләгән чорларда район Пионерлар йорты директоры Нәкыя Исрафилова иде. Бу хезмәттә 13 ел эшләү дәверендә оста оештыручы, тәҗрибәле җитәкче һәм остазыбыз булды. Пионерлар, комсомоллар белән бергә районкүләм бик күп чаралар оештырды. Нәкыя Исрафилова бездә пионер, комсомол эшләренә мәхәббәт уятты. Без дә үз эшебезгә җаваплы карадык, яшьлек дәрте белән янып, тырышып эшләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев