Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Компьютер уеннары дин тарафыннан рөхсәт ителәме? (сорау-җавап)

"Ирем интернетта бик озак итеп танк, сугыш уеннары уйнарга ярата. Ә минем аның белән күбрәк буласым, сөйләшәсем килә. Шул сәбәпле, гаиләдә еш кына тавыш чыга. Бу уеннар дин тарафыннан рөхсәт ителәме?"- укучыбыз Зиләнең бу соравына Казан шәһәре Совет мөхтәсибәте, "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин җавап бирә:



- Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!


Мөселман кешесе хәрам эшләрдән тыелырга һәм дөньясы яки ахирате өчен файдасыз булган гамәлләрдән ерак булырга тиеш. Әгәр шушы уеннар аның Аллаһка гыйбәдәтенә (намаз, Коръән, зикер, ураза...), гаиләсендә үз бурычлары, вазыйфасына зыян китерә икән, ул хәрам хөкеменә менә, ди галимнәр. Мондый уеннарның кешене бәйлелеккә төшерү куркынычы зур икән, шулай ук динебез тарафыннан тыела. Әгәр дә якыннарыбыз арасында шушындый кешеләр бар икән, дога кылып, хикмәт белән аңлатырга тиеш булабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев