Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Компьютер “мышка”сы белән эшләү умыртка баганасына зыян саламы? (табиб җавап бирә)

Уң кулым, уң иңбашым сызлый. Иптәшем компьютерда мышка белән эшләгәннән ул, дип әйтә. Сызлауны бераз басар өчен нәрсә эшлим икән?


"Интертат.ру" электрон газетасы укучысының әлеге соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.


Гүзәл Сәгыйтова:


Компьютер алдында озак утырганда, умыртка баганасының муен бүлегендә мускул тукымалары гипертонусы барлыкка килә. Бу бик зыянлы. Шуңа да 45 минут компьютер алдында утырганнан соң, 15 минут дәвалану физкультурасын эшләргә кирәк. Муен-күкрәк остеохондрозы мускулларга кан килү бозылуына һәм имускуллар катуына китерә. Менә шуннан сызлавы кулга төшә. Вертеброневрологка мөрәҗәгать итәргә, шулай ук эшен алмаштырырга кирәк. Башка эш тапса, хәерлерәк.


Ләйсәния Әгълиева:


Уң иңбашы авырту компьютерда эшләгәннән булырга мөмкин. Сызлауны басар торган мазьлар сыларга була. Сызламасын өчен, махсус күнегүләр ясарга, бассейнга йөрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев