Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КОМПОЗИТОР ИЛГИЗ ЗАКИРОВ ҖЫРЧЫЛАРГА БӘЯ БИРӘ: ШЫРДЫЙ-БЫРДЫЙ КОНЦЕРТЛАРНЫ ТУКТАТЫРГА КИРӘК

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Яков Абрамов
Дистә еллар дәвамында халык күңеленнән төшмәгән җырлар авторы, легендар композитор Илгиз Закиров чын җырлар иҗат итү серләрен бүлеште, хәзерге эстрадага мөнәсәбәтен белдерде һәм социаль челтәрләр белән "дуслыгы" турында сөйләде.


Илгиз Закиров - 90нчы елларда танылып, бүгенге көндә дә онытылмаган хитлар авторы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Чаллы шәһәрендә яши. Иң популяр җырлары - "Әнкәмнең догалары", "Кышкы чия", "Саубуллашу җыры", "Соңдыр шул, соңдыр", "Керкәле таулары" һ.б.

«Беренче җырларым уңышлы гына килеп чыккач, күңелем үсеп, җыр язуга ныклап тотындым»

- Илгиз абый, бүгенге көндә иҗатыгыз дәвам итәме?

- Ходай Тәгалә җыр язарга мөмкинлекләр биргәч, әлбәттә, дәвам итә. Күбрәк яшь җырчылар, шигырьләр табып, үзләре миңа мөрәҗәгать итә. Хәзер бит җырны язып, «мә» дип кешегә шалтыратмыйлар инде.

Әле бүген генә Чаллы егете, бик яхшы җырчы Руслан Кираметдинов белән сөйләштек. «Илгиз абый, теге җырыңны җырлыйм әле», - ди. 20 ел элек, баян белән генә җырланган җырларга Руслан, яңача аранжировка ясап, сәхнәгә чыгара. Анысы өчен рәхмәт аңа! Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган, «Читләргә китәсез, ник алай итәсез» дигән бик матур җыр бар иде. Без аны Себердә эшләүчеләр өчен, Себердә концерт куйганда җырлый идек. Руслан әйтә: «Илгиз абый, шуны башкарып карыйм әле», - дип сорады. «Җырла, энекәш!», - дидем.

Былтыр, 2017 елда, ике спектакльгә музыка яздым. Аның берсен Минзәлә театры куйды. Бик матур, җырлы спектакль ул. Чаллы татар дәүләт драма театрында Зифа Кадыйрова романы буенча эшләнгән спектакль чыгардылар, аңа да музыка яздым. Бу спектакльләр аншлаг белән бара.

- Илгиз абый, сез безнең буын тыңлаучыларына дистә еллар дәвамында яшәүче хитлар иҗат иткән автор буларак таныш. Салаватның беренче җырларын сез иҗат иттегез. Данлыклы «Саубуллашу» җырының авторы - сез, ул җыр сәхнәдән төшми, яңарып-яңарып чыга, җырчылар аны бер дә онытырга ирек бирмиләр. Шундый хитлар тусын өчен, ничек иҗат итәргә кирәк соң ул?

- Мин үзем Актаныш районы Аеш авылында, ямьле Сөн буенда туып үстем (ике километр гына ераклыкта, Сөннең икенче ягында, шагыйрь Роберт Миңнуллиннар авылы). Безнең колхоз радиосында башта сәгать биштә Башкортстан сөйли башлый иде, аннан, ике сәгатьтән соң, Татарстан сөйли иде. Гел баян белән концерт куялар иде. Рим Хәсәновның җырларын тыңлап үстек без. Илһам шулай килгәндер.

Аннан соң мин укырга киттем. Чаллыда катнаш вокаль ансамбль оештырдым. Җырларга ихтыяҗ туа башлады. Язып карыйм әле үзем, дидем. Уңышлы гына, әйбәт кенә җырлар чыга башлады. Күңел үсеп китеп, бу эшкә ныклап тотындым. Бу Газинур Фарукшинның сәхнәгә чыккан вакытлары иде. Аның белән «Керкәле таулары», «Актанышым», «Сиңа кайттым, газиз туган җирем» һәм тагын күп җырлар иҗат иттек.

Шуннан соң Салават Фәтхетдинов килеп чыкты. Ул 1991 елны Чаллыга күчеп килде. Без аның белән таныш идек, бергәләп иҗат итә башладык. Шул вакытта Роберт абый Миңнуллин «Әнкәйнең догалары» дигән шигырь җибәрде. Ул аны берничә авторга бирде микән, миңа гына бирде микән - анысы сер. Мин бу җырга көй яздым да, аны тиз генә Салаватка бирдем. Шушы җыр «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дигән телевизион конкурста беренче урынны яулады һәм бик танылды. "Татарстан" радиосында музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләгән Рафаэль Ильясов «Аны көнгә 15 мәртәбә радиода яңгырата идек», дип сөйли.

Күп җырлар язылды, бик күп җырчылар белән эшләдем.

"«Кышкы чия» җырын Хәния Фәрхигә кадәр Гүзәл Әхмәтовага, Зәйнәб Фәрхетдиновага биреп карадым"

- Шулай да, сез җырның халык арасына кереп китәчәген язганда ук белә идегезме?

- Җырны кемгә язуыңа, аның тавышы ничек яңгыраячагына карыйсың. Җырның сүзенә игътибар итәргә кирәк. Сүзе шома гына барса, ул үзе үк җырлап бара шигырьдә. Көй артыннан ук язылып бара.

Бер мисал китерәм. Уфада мин Хәния Фәрхинең «Бәйрәм» ансамбленең җитәкчесе булып эшләдем. Уфада йөргәндә Виннисә Фәттахова исемле олы гына бер апа «Кышкы чия» дигән шигырь бирде. Мин аны кайткач укыдым да, кышкы чия була мени дип, башта көлдем. Ә иртән торуга шул шигырь тынгы бирми бит! Мин тору белән яздым аны: нотага төшә тора - баянсыз, фортепианосыз, тиз генә язылды ул. Ул җыр өстәл артында утырганда ук туды. Мин аны башта Гүзәл Әхмәтовага бирдем. Аннан, яшьрәк әле бу, берәр зуррак җырчы җырлар дип, ике сәгатьтән ноталарны кире китерттем. Нишләптер Хәниягә бирмәдем мин аны. Зәйнәб Фәрхетдиновага бирдем. Зәйнәбнең тавышында мелизмнар күп, Зәйнәб моны матур итеп җырлар дип, күз алдына китерәм инде. Ә ул ята да ята. Өйләренә кереп ноталарын алып чыгып киттем дә, Хәния Фәрхигә бирдем. Хәния икенче көнне үк фонограмма ясатып чыгарды аны. Ул җырның тарихы шулай булды.

Җырның уңышы шигырьгә карый инде ул. Бүтән кеше ничек язадыр, мин шигырьнең эчтәлегенә карап язам.

«Берәр матур тавышлы җырчыга начар җыр язып бирсәң, аны халык тыңламый»

- Шулай да, җырчыны җыр ясыймы, әллә җырчы җырны ясыймы?

- Салават Фәтхетдиновның «Әнкәйнең догаларын» җырлаганчы башкарган җырларын ишеткәнем юк иде. Ул такмаклар җырлый иде. Менә шушы җырны Салават ясады микән, әллә җыр аны ясады микән - хәзергә кадәр шушы бәхәс бара.

Җыр әйбәт булмаса, җырчының тавышы көчле, матур дип, аны кем тыңлый соң? Берәр матур тавышлы җырчыга начар гына җыр язып бирсәң, аны халык тыңламый бит. Җыр ясый микән җырчыны, әллә җырчы җырны чыгара микән - икесе бердер инде алар, ул катнаш процесстыр.

- Илгиз абый, ә нәрсә мөһимрәк: җырның сүзләреме, әллә көеме?

- Көй сүзгә карап языла. Текст нәрсә турында бара, җыр шулай языла. Минем шөгылем шундый.

- Сезнең җырлар гадилеге белән аерылып тора. Җырларыгызны бер тыңлаганнан соң, алар истә кала һәм шуңа халык арасына да кереп китәдер. Халык та җырлый, җырчылар да җырлый, еллар дәвамында җыр яңартылып та җырлана. Җыр гади булырга тиешме, Илгиз абый? Әллә ул катлаулы, детальләргә бай сәнгать әсәре булырга тиешме?

- Минем җырлар лирика инде алар. Кайбер җырчылар: «Илгиз абый, син катлаулы итеп язасың, җырларга кыен», - дип тә әйтәләр.

- Ә тыңлавы җиңел бит.

- Җырлап, башкарып чыгарсаң, тыңлавы рәхәттер инде. Чөнки минем мелизмнар күп. Аларны күңелдән чыгарасың. Коры гына биреп булмый, матурлык өстәргә кирәк бит. Шаян текстка әкрен җыр язып булмый, лирик текстка да шаян җыр язып булмый. Бөтен нәрсә шул текстка кайтып тоташадыр инде.

«Казанда хәзер, кем азрак җырлый белә - һәрберсе композитор, һәрберсе җырчы»

- Илгиз абый, сез озак еллар иҗат иткән кеше. Шуңа сездән сорыйсы килә: бүгенге көндә җырның бәясе, аның кыйммәте төшмәдеме? Мин монда кыйммәте дигәндә аның акчага күчелергән бәясен әйтмим, әлбәттә. Әһәмиятен әйтәм.

- Казанда хәзер, кем азрак җырлый белә - һәрберсе композитор, һәрберсе җырчы. Илһам Шакиров «Җырчылар күп, җырлаучылар аз» дигән. Хәзер бөтен кеше музыка дип нәрсәдер яза. Мин ул музыкаларда үземнең музыка чалымнарын күп күрдем инде. Алар оялып тормыйлар: яза, икенче көнне үк чыгара, ул яңа җыр булып кереп китә. Аны тыңлагач, миннән алган икән бит бу дип әйтәсең инде! Ул кешене судка бирәсеңме, нишлисең инде?..

- Үзегезнең әйткән бармы соң аларга?

- Әйткән бар минем. «Ә, шулай мени, шулай мени», диләр. Хәтта бик танылган кешегә әйткәнем бар. «Нәрсә булган аңа, нәрсә булган!» дип кенә куйды. Әйтеп булмый инде исемен... Хәзер күп җырлар дүрт аккордлы алар. Рус мотивыннан дүрт аккорд алалар да, әйләндереп чыгаралар шуны, җыр дип җырлыйлар.

- Җырларның күп булуы чын җырның мәгънәсен киметмиме?

- Киметә шул. Роберт абый Миңнуллин да әйтә бит: теләсә нинди текстлар язып, теләсә нинди җырлар җырлыйлар, ди. Концертларда кем музыкасы, кем шигыре икәнен әйтмиләр дә. Ә үзенеке булса, «менә минем җырым» дип әйтәләр. Хәзер яшьләр оялмый бит.

Берсендә Зифа Нагаева сөйли: «Бер яшь кенә җырчы чыкты да, "хөрмәтле тамашачылар, хәзер мин сезгә үземнең өр-яңа ике җырымны башкарам», дип әйтте. Мин залда утырам, минем җырларны шулай җырлады. Соңыннан грим бүлмәсенә кердем. «Үскәнем, үзеңнең җырлар ничек соң ул?» дип сорагач, куркуыннан чыгып качты», - ди.


- Илгиз абый, җырның бәясе, кыйммәте төшү нидә чагыла соң?

- Бердигән, тексты, эчтәлеге әйбәт шигырьләрне такмакка язарга мөмкин. Җыр язам дигән кеше, яшьләр шул бер калыпка сала да, нәрсә җырлаганын да аңламыйча җырлый.

«Татар радиосы»ннан бер кызның җырын ишеттем. «Ефәк бөдрә чәчләреңне килә минем үрәсем, синең йөргән юлларыңа килә минем гөлләр сибәсем», ди. Кыз кеше кемнең чәчен үрмәкче булды икән, мин шуңа аптырап киттем. Ул җыр турында үзләренә шалтыратып әйттем мин. «Ә, шулай икән шул, Илгиз абый», диләр. Барыбер бирәләр ул җырны. Кыз кеше мәгънәсен дә белмәгәч, нигә җырлый аны? Кыз кеше бит инде егет кешенең чәчен үрми. Ул текст егет кешегә дип язылгандыр, егет кеше җырларга тиеш булгандыр!

«Җырны матур итеп язсаң, аны матур итеп җырларга да кирәк»

- Сезгә, җыр язып бирегез, Илгиз абый, һәм миннән йолдыз ясагыз, дип мөрәҗәгать иткәннәре бармы?

- Яңа җырлар юкмы, Илгиз абый, дип гел сорап торалар. Җырны матур итеп язсаң, әле матур итеп җырларга да кирәк. Мин өч аккордлы, бер октавалы гына җыр язмыйм бит. Җыр таралырга тиеш, матурлап үсеп китәргә тиеш, көйнең кульминациясе булырга тиеш. Текст миңа ошамаса, мин аны язмыйм, яки төзәтәм.

Җыр сораучылар күп үзе.

- Ә җыр хәзер нинди бәядән йөри?

- Минем бәя белән эш иткәнем юк. Кайбер композиторлар 10 мең, 20 меңгә саттым дип мактана. Җырың ничек тора бит әле синең. Бәлки, ул өч тиенлек җырдыр. Мин беләм шундый кешеләрне: элеккеге рус эстрадасын, дөнья эстрадасын ачып куялар, шуннан бер «изюминка» гына алалар да, шуны кертеп җибәрәләр. Уртасы булгач, җырның алдын-артын ясавы кыен түгел инде.

- "Изюминка" турында бер әңгәмәдә Роберт Миңнулинның да әйткәне бар. Мәсәлән, «әнкәйнең догалары», «әнкәй безне Сөннән алып кайткан» - бу шигырьләрнең "йөземе". Шушы сүзләр башка күп-күп иҗатчыларның шигырьләрендә чагыла. Сезнең үзегез чыгарган "изюминкаларны" башка авторларның әсәрләрендә ишеткәнегез бармы?

- Бар, бар! Бер вакыт концертта утырабыз, Филүс Каһиров бер җыр җырлады. Концертны бер егет карап утыра идем, ә ул музыканы бик аңламый. «Илгиз, синең җыр бит бу, сүзләре генә икенче», ди. Сүзләре икенче, көен аз гына үзгәрткәннәр, ләкин бөтен килеш шулай бара инде. Бу җырны Илсур Сафин «Татар җыры»нда башкарып премия алган иде. Мин аны Рифат Фәттаховка (продюсер - авт.) әйттем. «Без аны сатып алдык бит. Авторына үзегез әйтегез», - диде. Ул автор кем соң дигән идем, «Белмим мин аны», ди. Шуның белән бетте ул.

- Яңадан йөрмәдегез инде?

- Юк, аны эзләп тапмадым. Казандагы бер кыз иде бугай. Җырны, күчереп, Филүс Каһировка биргәннәр. Филүскә «Бу җырны ишеткәнең бар бит инде синең!» дигәч, ул эндәшмәде.

- Берәр тапкыр судка барып җитеп, шушындый сорауны хәл иткәнегез булдымы?

- Татарлар тыйнак халык бит инде, барып җитә торган түгелдер инде. Руслар, җырларны минекен җырладың, тегенекен җырладың дип, гел судлашалар. Бездә судлашып йөрүләр бик юк бит әле.

«Җырчы, бәлки, оныта торгандыр кем язып биргәнен, шуңа авторын әйтмидер»

- Илгиз абый, без, 90нчы елларда мәктәптә укыган буын, татар җырларының авторларын телевизордан танып, белеп үстек. Аларны күрсәтәләр иде, без аларны таный идек - сезне таный идек, башка авторларны таный идек. Гөлшат апа Зәйнәшева булсынмы ул, Резеда Әхияровамы, без аларның йөзләрен танып беләбез. Ә хәзерге яшьләргә авторларны күрсәтмиләр. Бу нәрсә белән бәйле - авторларның тыйнаклыгымы бу, әллә журналистларның тәрбиясезлегеме ул?

- Бик күңелгә тия торган сорау бу. Җырны тудырган - автор һәм җырчы, дип әйтәләр бит. Ә хәзер шундый мода китте: сәхнәгә чыккач, кем җыры икәнен дә әйтмиләр. Ул турыда инде күпме сөйләштеләр - аны тыңлаучы юк, уйламыйлар да! Мин моны автолык хокуклары белән бәйле мәсьәләдән дип уйлыйм. Сүзләрен, музыкасын күрсәтеп, авторга акча түләмәс өчен, дип уйлыйм мин. Икенче яктан, җырчы, бәлки, оныта торгандыр кем язып биргәнен, әйтмидер. Бөтен әйбер гонорарны түләмәүгә барып тоташа бугай.

Безнең Чаллыда «Күңел» радиосы бар. Анда һәрвакыт бер җырчы җыр бирә дә, «Хәзер мин «Күңел»не тыңлаучыларга үземнең өр-яңа җырымны башкарам», ди. «Үземнең», ди ул, ә авторлар читтә кала. Аннан кешеләр миңа «Син җыр язмыйсың мени, җырларың ишетелми», дип әйтә.

- Авторлар үзләре гаепле түгел микән моңа? Эстрада шоу-бизнеска күчкән мәлдә кайбер җырчылар шоу-бизнес арбасына сикереп менеп утырдылар һәм йөреп тә киттеләр. Ә авторлар шул вакытта ничектер читтә калды һәм шуннан бирле аларны күрмәмешкә салышалар, белмиләр. Бәлки, авторларның тыйнаклыгыдыр бу? Рус шоу-бизнесында бит мондый әйбер юк: Игорь Матвиенко, Виктор Дробыш барын беләбез, аларны күреп торабыз, таныйбыз.

- Бездә яки тыйнаклык инде ул, яки, үзеңнең бернәрсә дә эшли алмавыңны сизеп, тавыш күтәрмисең. Чөнки бездә, Татарстанда, авторлык хокуклары законнары эшләми. Мин шулай уйлыйм.

- Авторлык хокукларын яклап, Луиза Батыр-Болгари йөрде...

- Йөрде дә, нәрсә эшләде? Бернәрсә эшли алмады бит. Аның хәзер җырлары гел ишетелми. Ул, нигә мин бушка җыр язам дип, аңлады бугай.

- Бу әле кире ягы белән дә килеп чыгарга мөмкин диюегезме бу?

- Әйе. Аннан синең бөтен җырларыңны радиодан да алып атарга мөмкиннәр. Бу кеше тавышланып йөргән иде дип. Закон юк.

- Ә закон булса, ул нинди булырга тиеш дип саныйсыз сез?

- Мин чит илдә «Ламбада»ны язган автор миллионер булганын беләм. Аңа җыр җырлана, башкарыла торган бөтен тапшырулардан гонорар күчә. Аларда бит тәртип көчле. Эстрада да җырланамы ул, концертлардамы, яки башка чарадамы - аларда гонорар барып кына тора, автомат күчерелә анда. Ә бездә андый әйбер юк.

«Үзен-үзе әйбәт җырчы дип хис итүчеләр авторларны әйтә»

- Шулай да, авторларны иң нык хөрмәт итүче җырчыларны мисал итеп күрсәтә аласызмы?

- Хәния Фәрхи, мәрхүмә, әйтә иде инде. Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Зәйнәб Фәрхетдинова әйтә. Чөнки алар өлкәнрәк буын дип әйтик инде. Кем үзен-үзе әйбәт җырчы дип хис итә, алар авторларны әйтәләр. Нәфкать Нигъмәтуллин һәрвакытта авторларны әйтә. Элеккерәк җырчылар әйтә инде, ә яшьләр бик әйтми. Ул яшь җырчылар чыгып, әйтеп торырга кыенсыналар бугай инде.

- Бәлки, яшьләрне югары уку йортында, сәнгать академиясендә, җырга өйрәткәндә үк, авторларны өйрәтергә дип остазларына җиткерергә кирәктер?

- Венера Ганиевага, нишләп авторларны әйтмиләр дип, шалтыратып әйткән бар. «Алар, укыгач, миннән чыгып китәләр дә, үзләре генә йөриләр бит», - дип кенә әйтте.

«Татарның теле дә, җыры да бетсә, татардан кем кала инде»

- Илгиз абый, сез бүгенге эстраданың сыйфатыннан канәгатьме?

- Заманалар үзгәрә, алга таба бара, бер тизлектә генә түгел. Хәзер компьютерлар, телефоннар чыкты. Әгәр син мелизмнарны тавыш белән эшли алмыйсың икән, компьютерда синең тавыштан бер секунд эчендә мелизм ясап була. Шуңа яшьләр кызыгып китеп, җырчы буладыр инде.

Күңелле җырлар да кирәк, лирик җырлар да кирәк. Ләкин татар моңы, аның җырлары икенче төрле бит. Шуннан тайпылмасыннар иде. Читкә күчү, чит ил эстрадасына тартылу бара хәзер. Шуны җырласа, йолдыз була инде ул - яшьләрне шулайрак тоям мин.

- Бу яхшымы, начармы?

- Бик яхшы түгелдер инде. Татарның теле дә, җыры да бетсә, татардан кем кала инде? Моңны саклау гасырдан гасырга бирелгән әйбер бит ул. Бирелергә тиеш ул. Берничә елдан гел бетәргә мөмкин, гел русча җырлар гына калыр...

- Шундый инану бар: моңлы җырларны яшьләр хәзер бик өнәп бетерми, диләр. Бәлки, шуңа да, яшьләргә ярарга тырышып, җырчылар да аларга ярашлы җырлар башкара башлагандыр? Ничек шушы тәңгәллеккә килергә соң?

- Әйтмәс идем. Концертта лирик җырлар да башкарабыз. Җырың матур икән, аларга ошый. Кул чабалар.

«Элвин Грейның тембры кешегә май булып ята торгандыр»

- Элвин Грейның иҗатын күзәтеп барасызмы?

- Элвин Грей - Радик Юльякшин бит ул. Юльякшин бер 10 ел элек әле бер бала гына иде. Фонограммалар яздырам мин дип, студиядә утыра иде. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп матур җырлар авторы Ризван Хәкимов янына, әйдә концертларга ал әле дип, килә иде. Шунда бер-ике җыр җырлый иде. Радик Юльякшин кешегә җыры белән керә. Үзенең җырлары юк аның, элекке җырлар гына башкара ул.

- Шулай да, нәрсә белән керә микән ул күңелләргә? Мәсәлән, ул Уфада сигез мең кешелек стадион җыйды!

- Чаллыга да килде ул. Мәдәният сараенда концерт куйды. Ике тапкыр "плюс"ы өзелде. Ә үзе залда кычкырган булып тора, тавышы юк бит инде аның.

Элвин Грей тембры белән аламы соң ул, әллә югарылыклар белән кешенең йөрәгенә килеп керәме, яки көчле аппаратура куепмы - шул өч әйбер анда. Консерватория бетергән, көчле, матур тавышлы нинди генә җырчылар юк бит... Шул аранжировкалары белән алдырамы ул...

- Димәк, йолдыз булу өчен тавыш булмаса да ярый дигән фикер калдыра?

- Тавышы бар инде аның, үзенә бер төрле тембр бар бит аның. Шул кешегә май булып ята торгандыр дип уйлыйм.

«Гөлназның җырында татар моңы да калганына сөенәм»

- Илгиз абый, сезнең кызыгыз Гөлназ да бит җырлар иҗат итә. Гөлназга авырракмы, әллә сезгә авыррак идеме башлангыч чорда?

- Минем кызым Гөлназ консерваториядә композиция теориясе факультетын тәмамлады. Ул чын композитор, профессиональ композитор. Хәзер Гөлназ Чаллыда иҗат итә. Аның җырларына моң салынган, ләкин Гөлназның стильләре икенче төрлерәк. Ул хәзерге заман яшьләренә туры килерлек калыпта яза.

- Сезгә аның иҗаты ошыймы?

- Ошый инде, әти кешегә ничек ошамасын! Аның җырында татар моңы да калганына сөенәм. Кирәк урында башка төрле борылмалар да бар, кирәк урында моң да кертә.

- Сез килешмәгән урыннары булып, бәхәс чыкканы бармы?

- Күбрәк ул миңа әйтә. Мин аңа үзем язган җырларны тыңлатам. Бер-берсенә охшатма, монысы болайрак, дип әйтә. Мин аны тыңлыйм инде, ул бит профессиональ композитор. Консерваториядә укыганда, скрипка белән оркестрга концерт язды. Алар күләмле әйберләр язалар бит. Ләкин андый күләмле әйбер язып, аның кемгә кирәге бар икән, дип тә уйлыйлар инде композиторлар. Алар җырга тартылалар.

«Эстраданы контрольдә тотасы шураны кемнәр өчен төземәкче булалар икән, мин аңламыйм!»

- Күптән түгел мәдәният министрлыгы коллегиясендә министр мондый мәсьәлә күтәрде: эстраданың сыйфатын үстерергә кирәк һәм бу нисбәттән быел Татарстанда махсус шура оештырылачак, ягъни эстраданың сыйфатын контрольдә тотучы, аңа ничектер ярдәм итүче шура булачак. Шул шура кысаларында җыр конкурсы да үтәчәк, дип әйтте. Сезнеңчә, дәүләт эстрада сыйфатын үстерүдә ничектер ярдәм итә аламы һәм андый ярдәм кирәкме?

- Аны хәзер генә башлыйсы түгел иде инде, ул күптән кирәк иде. Чөнки элек, без яшь чагында, радиоларда худсовет бар иде. Анда композиторлар, шагыйрьләр утыра иде. Алар һәрбер җырны җентекләп, шигыре, көе ничек язылганын тикшерә иде. Әгәр ошамаса, аны төшереп калдыралар, яки шигырен кире төзәтеп язарга кушалар иде. 90 еллардан соң бу әйбер бетте. Беткәч, теләсә кем, теләсә нәрсә яза башлады.

Шигырьнең дә эчтәлеге юк анда, музыканың да эчтәлеге юк. Ә радиолар тик тормасын, җырласын да, җырласын гына - аларга җырлар күп кирәк. Төне буе җырлап тора торган радиолар бит хәзер.

Хәзер худсовет бик кирәк. Җырларның шигырьләре дөресме, музыка шигыренә тәңгәл киләме, туры киләме, нәрсә турында җырлыйлар - тикшерергә кирәк. Элек язу студияләре Казанда гына иде бит. Җырларны "Татарстан" телерадиокомпаниясендә яздыралар иде. Хәзер һәр кеше үзенең телефоныннан да җыр яздыра һәм шуннан эшкәртә ала.

Контрольдә тотып була микән хәзер? Ул ычкынды инде, дип уйлыйм. Концертлар белән дә хәзер теләсә кем йөри бит. Алар кемгә барып, мин шушы җырны җырлыйм, тикшерегез дип әйтә ала? Бара да җырлый ул аны. Ә ул шураны кемнәр өчен төземәкче булалар икән, мин аңламыйм. Филармония бар инде. Анда да бит җырчылар юк хәзер, анда эшләгән бригадалар юк. Алар булса, тикшереп чыгарырлар иде...

- Илгиз абый, сездән, эстраданың сыйфатын күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк дип, киңәш сорасалар, нәрсә әйтер идегез?

- Татарстан телевидениесе, «Яңа гасыр телекомпаниясе»ндә худсовет эшләп тора әле. Тапшырулар чыкканда, концертлар чыкканда, тикшергәннәрен беләм. Ләкин анда да җырның сүзләренә түгелдер, матур чыкканмы, матур төшкәнме, төсе ничек, картинкалар ничек чыкканына гына игътибар итәргә мөмкиннәр. Худсоветлар кирәктер. ТНВ-Планетадан җырлар чит илләргә дә тарала. Андый концертларны биргәндә тикшереп чыгарырга кирәк, дип уйлыйм.

- Сәхнә, концерт эшчәнлеген тагын ничек контрольдә тотып була?

- Комиссия җыелып, программаны карап, ул җырларга, концерт бригадасына лицензия генә биреп чыгарса инде. Ә теге вак-төяк, шырдый-бырдый концертларны аз гына туктату турында уйланырга кирәк. Әйбәт программа булса, татар музыкасының роле зураер иде.

- Бу очракта профессиональ авторлар күбрәк үсәр иде?

- Профессиональ авторлар да эшкә кушылырлар иде. Алар җырны яза белә бит. Без дә бик теләп җырчыларга, дәрәҗә белән җырлаган җырчыларга әйбәт җырлар язып бирер идек.

Хәзер урамнан кергән җырчылар күбәеп китте бит.

«Инстаграмга кушылырга исәп бар әле!»

- Илгиз абый, сез социаль челтәрләрдә бармы?

- Социаль челтәрләр дип инде, минем шул Вконтакте да, ватсап. Инстаграмны кушарга кирәк әле.

- Без редакциядә бер ел элек, Роберт абый Миңнуллинны чакырып, аның белән интервью ясаган идек. Аның сөйләгән шигыреннән кечкенә генә видеоролик һәм плакат эшләдек. Социаль челтәрләрдә шушы ролик белән плакатны тараттык. Шуннан Роберт абый безнең укучылардан бик күп фикерләр алган. Ватсапта аның "Дурак булырга кирәк" дигән шигырен укыган видеосы да таралды. Роберт абый шуннан соң үзе дә инстаграмда теркәлеп, актив блогер булып китте, 10 меңнән артык язылучысы бар хәзер. Аның «Татар-информ» мине яңадан популяр итте дип әйткәне дә бар. Бәлки, сезгә дә социаль челтәрләрдә теркәлү кирәктер?

- Шуны уйлап торам әле. Бүген дә инстаграмны кушып-кушып карадым, аны белеп кушарга кирәк бит инде.

- Укучылар күбрәк булыр иде.

- Вконтактеда ике сәгать саен шигырь тексты язып куеп торган кайбер шагыйрьләрне беләм. Ничек язалардыр инде, аларның чир микән ул? Шигырь тексты куеп, ике сәгатьтән җыр да язып җибәрәләр. Баян белән җырлап, җыр яздым дип, элеп тә куялар. Инстаграмда дәрәҗәлерәктер, аңа кушылырга исәп бар әле. Әле ТНВ-Планетадан минем иҗат концертын күрсәттеләр. Роберт абый инстаграмда минем турыда бик матур фикерләрен язган һәм шуны миңа Вконтактеда берәү җибәргән. Әлбәттә, минем күңелем булды. Шундый шагыйрь минем турында шулай язгач!

- Әлбәттә, интернетта мәгълүмат бик тиз тарала.

- Минем ун ел элек төшкән 50 яшьлек юбилей концертының видеосы ята, ул чыкмады. Аннан соң, аңа кадәр күпме концерт төшергән идек. Чаллы телевидениесе, Казан телевидениесе төшерде. Миндә яталар алар, аларны шул инстаграмга куеп була бит инде.

- Шуларны бүлгәләп, инстаграмга куярга киңәш итәм.

- Мин аларны күчертеп Казанга да алып барырмын әле.

- Әйе, безнең "Татар-информ"ның Youtube каналы да бар, укучылар да күп безнең, сезгә социаль челтәрләрдә теркәлергә киңәш итәм, Илгиз абый!

- Керәм, керәм, әлбәттә, керергә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X