Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәң, сусыз калуың ихтимал

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте агымдагы атнад чираттагы рейдка чыкты. Су өчен әҗәтләре булган гражданнар исемлеге "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарында инде дөнья күргән иде.

Сбыт бүлеге белгечләре бурычлыларга берничә кат кисәтү дә ясады. Ләкин су өчен бурычлылар исемлеге үзгәрмәде. Нәтиҗәдә, рейд барышында район үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче бер райондашыбыз гомуми су челтәреннән аерылды. Аның гомуми әҗәте 4500 сумны тәшкил итә иде. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте хәбәр итүенчә, йорт хуҗасы икенче көнне үк килеп бурычын каплаган. Әлегедәй күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, су һәм башка төр түләүләрне вакытында түләргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев