Мослим

Комбайннар урып-җыюга әзер

10 июль көнне район хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген тикшерү-бәяләү максатында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм энергоресурслар секторы әйдәүче белгече Илнур Сафин, игенчелек тармагы үсеше бүлегенең терлек азыгы әзерләү секторы мөдире Ринат Ногманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комиссия эшләде.

Комиссия членнары "Туган Як", "Мөслим" агрофирмалары, "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары, "Әюпов" "Авзалов", "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Алар комбайннарның электр, сигнал бирү җайланмалары, янгын сүндерү чаралары, аптечкалары, махсус эш киемнәре белән тәэмин ителешен карадылар. Ындыр табакларындагы басудан кайткан ашлыкны беренчел эшкәртү агрегатларының төзеклеген, икмәк саклау складларының әзерлеген тикшерделәр. Игенчеләр белән әңгәмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мисхәт Нәбиев алда торган бурычлар, икмәкне югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга кагылышлы мәсьәләләр белән таныштырды, урып-җыюда эшләячәк механизаторларның хезмәтенә түләү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим иткән рекомендацияләрне аңлатты.

Комиссия членнары "Исламов" КФХ, "Туган як" агрофирмасы. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларының уракка әзерлеген уңай бәяләде. Калган хуҗалыкларга исә күрсәтелгән җитешсезлекләрне бер атна эчендә төзәтеп бетерү бурычы куелды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: