Колорадо коңгызыннан ничек котылырга
Коңгызга каршы нәтиҗәле халык ысуллары да бар.
Яхшы уңыш алу өчен иң беренче чиратта бәрәңге сортын дөрес сайлау мөһим. Үз төбәгеңдә районлаштырылган сортларны утырту дөрес була. – Татарстанның климат шартларында үстерү өчен тиз өлгерешле (55-65 көн) Капри, Коломбо; иртә өлгерешле (70-80 көн) Ароза, Винета, Удача, Ред Скарлет, Аксения, Бабушка, Эл Мундо, Вализа, Динә, Лисан, Миа, Самба, Регги; уртача иртә (80-90 көн) Архидея, Адретта, Аустин, Бельмонда, Беттина, Чародей, Валентина, Зумба, Королева Анна, Опал; уртача өлгерешле (90-110 көн) Живица; уртача соңрак һәм соң өлгерешле (110-140 көн) Астерикс, Бафан, Гранада районлаштырылган сортлары тәкъдим ителә, – ди “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” учреждениесенең Татарстан филиалы әйдәп баручы агрономы Гөлия Газизова. Б ә р ә ң г е н е зу р б ул м а г а н кишәрлектә үстергәндә, аның чүбен утарга да, су сибәргә, төбен өяргә, авырулардан һәм корткычлардан саклау чараларын күрергә дә өлгереп була. Чабылган үлән түшәп мулчәләү туфрактагы дымны сакларга ярдәм итә, чүп үләннәрен дә үстерми. Сезон дәвамында бәрәңгене тукландырып тору да уңышны арттыра. – Актив вегетация чорында, бигрәк тә сабагы нечкә һәм зәгыйфьрәк булса, 15 стакан черемәгә 10 чәй кашыгы мочевина кушып сибәсең. Әлеге порция озынлыгы ун метр булган бәрәңге буразнасына исәпләнгән. Чәчәк аткан вакытта 30 аш кашыгы көлгә 10 чәй кашыгы калий сульфаты кушып кертергә була. Бу порция ун метрлы буразнага җитә, – ди агроном Гөлия Газизова. – Бүлбеләр барлыкка килүне тизләтү өчен 10 литр суга 2 аш кашыгы суперфосфатка 2 аш кашыгы калий сульфаты һәм 1 аш кашыгы нитрофоска алырга. Тукландыру нормасы – һәр төпкә 0,5 литр. Мөмкинлегегез булса, бәрәңгегә сезон дәвамында 1-3 тапкыр су сибү яхшы. Бигрәк тә чәчәк ату чорына кызу һәм коры көннәр туры килгәндә. Гө л и я Га з и з о в а к о л о р а д о коңгызыннан котылу өчен, химик чаралардан тыш, нәтиҗәле халык ысуллары да тәкъдим итә. Белгеч әйтүенчә, корткычларны кул белән җыеп алып, тоз эремәсе салынган цинк чиләккә җыеп барып та юк итәргә була. Шулай ук бәрәңге сабакларын көл яки кукуруз оны, йә булмаса коры гипс белән эшкәртергә була. Аларны дымлы яфракларга сибү дөрес. – Кортлар бу “күчтәнәчне” ашап, ике-өч көннән үлә. Чәчәк атканчы, ике атнага бер тапкыр кабатлагыз, аннары – һәр атна. Бәрәңге корты тәмәке үсемлеген яратмый, буразналар арасына шуны утыртыгыз. Кортлар шуның белән сыйлана да үлә. Бәрәңге сабакларын канлы үлән, әрем, помидор сабаклары төнәтмәләре белән дә эшкәртергә була, – ди Гөлия Газизова.
Оксана Исламова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев