Колоноскопияне Мөслимдә үтәргә була
Элек бу төр тикшеренүне шәһәр хастаханәләрендә генә үтеп була иде.
Онкологик авыруларны иртә диагностикалаганда гына аны җиңү мөмкинлеге бар, ди табиблар. Узган ел әлеге авыру 79 райондашыбызны якты дөньядан алып киткән. Быел тагын 6 кеше шушы авыру корбаны булган.
Район поликлинкасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева хәбәр итүенчә, яман шешнең эчәклекләрдә табылу очраклары күп. Шуны истә тотып, яман шешне иртә срокларда ачыклау максатында район үзәк хастаханәсенә колоноскопия өчен җиһазлар кайтарылган.
– Колоноскопия (аны фиброколоноскопия дип тә йөртәләр) – эндоскопик диагностика алымы. Табиб эндоскоп ярдәмендә юан эчәкнең эчке өслеге торышын карый һәм бәяли. Колоноскопия җәрәхәт (язва), 1 мм һәм аннан зуррак булган полипларны ачыклау мөмкинлеген бирә, – ди поликлиниканың хирург-эндоскописты Дамир Хамматов.
Эндоскопия яман шешне диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлеген бирә. Хастаханәгә әлеге куәтле аппаратны кайтаруда игелекле эшмәкәр Илгиз Исламов ярдәм иткән.
Узган ел 277 райондашыбызга полиэктомия ясалган. Дамир Хамматов билгеләп үткәнчә, тикшерү узган һәр бишенче кешедә, ягъни пациентларның 30 процентында полиплар булуы ачыкланган. Юан эчәклектәге полиплар хатын-кызларда күкрәк бизендәге яман шештән соң – икенче, ир-атларда үпкә рагыннан соң өченче урында тора.
– Алга киткән илләрдә юан һәм туры эчәклек яман шеше – киң таралган авыру. Яман шешнең бу төре белән өлкәннәр дә, яшьләр дә авырый. Кайберәүләр: “Бу төр яман шеш төрле диеталар аркасында барлыкка килә”, – дип саный. Мин алай димәс идем, үсү өчен 35 яшькә кадәр ит ашарга кирәк. Мускуллар үсеш алсын, органнар формалашсын өчен аксым мөһим. 30 яшьтән матдәләр алмашы акрыная. Аксым һәм терлек майларын артык куллану организм өчен зарарлы була башлый. Өстәвенә, яшь барган саен, кеше азрак хәрәкәтләнгәндә, эч катулар башлана. Нәтиҗәдә полип барлыкка килә (полип – аномаль яман булмаган шеш) һәм бу колоректаль яман шешкә нигез булып тора, – ди Дамир Хамматов.
Күп очракта кеше яман шешнең соңгы стадиясендә генә табибка мөрәҗәгать итә. Башлангыч стадияләрдә яман шеш үзен сиздерми, кеше үзен сау-сәламәт кебек хис итә. Авыруның симптомнары – хәлсезлек, аппетит булмау, кан килү, эчәклек тыгылу.
– Тизәктә яшерен канны ачыклау өчен тест ясала. Сәламәт кешеләрнең бер процентында бу тест уңай нәтиҗә бирә. Тест уңай нәтиҗә биргән кешеләрнең якынча биш процентына юан эчәклек яман шеше диагнозы куела, 20-30 процентында исә полиплар табыла. Скрининг полиплар эзләүгә юнәлтелгән. Полипларны алып аткан очракта яман шеш үсү өчен сәбәп булмаячак, – ди поликлиниканың хирург-эндоскописты Дамир Хамматов.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев