Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колмактан тәмле ипи салу сере нәрсәдә?

Газета укучыларыбыз колмактан ипи салу, колмак ачыткысы әзерләү белән кызыксына. Интернет киңлекләреннән безнең карашка гади тоелган бер рецепт таптык. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Колмак ачыткысы

Ярты стакан колмак күркәсенә 0,5 л кайнар су салып, әкрен утка куясың. Кайнаган вакытта 1 кузак ачы борыч, кабыгы белән суган кушарга була. 30 минуттан соң, уттан алып, 1 сәгать чамасы төнәтергә, сөзәргә. Шул җылымса шулпага 4-5 калак яңа әзерләнгән шыткан бөртек, бераз шикәр комы һәм тоз саласы. Җылы урында масса чама белән 1 тәүлектән соң әчи башлый. Әчүнең иң көчле вакытында массага арыш оны кушып, куертасың һәм күтәрелергә мөмкинлек бирәсең.

Ачыткы яхшы булсын өчен, аны 6-7 тапкыр ачытырга кирәк. Һәр яңа ачыткы өчен 2-3 калак элеккегесен алалар һәм онлы суга кушалар. Әзер ачыткыны берничә ай файдаланырга мөмкин.

Ачыткыны файдаланмый торганда, аны суыткычта өсте ябык савытта сакларга була. Ачыткы ачыбрак китсә, аны яңартырга кирәк. Пешергән саен ачыткы көч җыя, камыр яхшы күтәрелә. Камыр башын икенче пешерүгә дә калдырырга була, аны суыткычта саклыйсы. Ипи саласы көн алдыннан ачыткыны, су салып һәм арыш мае кушып, яңартасың. Иртәнгә ул күтәреләчәк.

Бәлки арагызда колмактан ипи пешерүчеләр бардыр. Сез колмакны ничек файдаланасыз, ачыткысын ничек ясыйсыз? Бу турыда безгә дә язып җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X