Мөслим-информ

"Коллекторлар" эшчәнлеге турында ниләр белергә тиешбез? (БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ)

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлегенә кредит оешмалары һәм бурычларны юллап алу буенча колллектор агентлыклары хезмәткәрләренә зарланып яисә, финанс хезмәтләрне алучы буларак, хокукларын бозуны туктату буенча чаралар күрүебезне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кулланучылар агентлыкларның аларның персональ мәгълүматларын законсыз юллар белән алулары һәм бурычны кайтару турында...

Шунысын әйтергә кирәк: кредитлар буенча бурычларны юллаучы оешмалар ("коллекторлар") эшчәнлеге кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның нормаларына керми. Шуңа күрә Россия кулланучылар күзәтчелеге әлеге мәсьәләләрне карамый. Шулай да Сезнең игътибарыгызга түбәндәгеләрне җиткерәбез. Әгәр дә Сездән үзегез катнашмаган килешү буенча бурычны кайтаруны таләп итәләр икән яисә бурычны кайтаруны төрле янаулар белән таләп итсәләр, мондый хәрәкәтләр административ хокук бозу һәм/яисә җинаять җәзасы каралган гамәлләр булып санала. Бу очракта Сез гариза белән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә аласыз. Сезнең шәхси мәгълүматларны алуда коллектор агентлыкларының гамәлләре законлы булу-булмавын ачыкларга теләсәгез, Татарстан Республикасы буенча Россия күзәтчелек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Якларның килешүе буенча алынган бурычларның тиешенчә башкарылмавы буенча гражданлык-хокукый дәгъва булганда, банк бурычны кайтаруны таләп иткән очракта, судка кадәр хәл ителмәсә, дәгъва бары тик судта гына карала, дип ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районындагы террриториаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: