Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коллегияләр бара

Авыл җирлекләре генә түгел, оешма-предприятиеләр дә узган елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тота. Узган атнада хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган оешмаларның киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Район социаль яклау бүлеге аз керемле гаиләләр, өлкәннәр, инвалидлар белән эшли. Яңа туган сабыйдан башлап, өлкән яшьтәге абый-апаларга кадәр социаль ярдәм алучы буларак бүлектә исәптә тора. Аерым категория гражданнарның яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә, халыкны социаль яклауга юнәлтелгән дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча максатчан эш алып барыла. Район картлар һәм инвалидлар йорты директоры Гөлнар Шакирьянова, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйлметьянова үзләре җитәкләгән оешмаларның узган ел башкарган эшләре һәм бурычлары белән таныштырды. 
– Бүген районда 1 меңнән артык ялгыз яшәүче исәпләнә. Чыгышлардан күренгәнчә, аларның 300гә якынына социаль ярдәм күрсәтелә. Бу – өлкәннәрнең күпчелеге ярдәмсез кала, дигән сүз. Дөрес, аларның барысына да ярдәм кирәк тә түгелдер. Кайберәүләргә хәл белешү, бераз сөйләшеп алу да җитә. Тик әлеге категория гражданнарның нинди тормышта яшәүләрен әле дә ачыклап бетерә алганыбыз юк. Крәш. Шуран, Яңа Усы, Горбуновка авылларында бик авыр тормышта яшәүчеләр белән очрашырга туры килде. Бүген ярдәмгә мохтаҗ булып та социаль хезмәткәр ярдәменнән баш тартучылар очрый. Нигә әле тимурчылык отрядларын яңартмаска, волонтерлык хәрәкәтенә югары сыйныф укучыларын күбрәк тартып, өлкәннәр һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтү төркемнәре оештырмаска?! Беренчедән, балаларга хезмәт тәрбиясе, икенчедән, гыйбрәт алырга, әхлак тәрбиясе алымнарын куллану өчен бер чара булыр иде, – диде район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов. 
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина да бу мәсьәләгә аерым тукталды. 
– Без ел дәвамында ветераннар советы, янгын куркынычсызлыгы бүлеге белән берлектә төрле сәбәпләр белән үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган ялгыз өлкәннәрне, инвалидларны барлау йөзеннән авылларга чыгабыз. Рейдлар вакытында килеп чыккан проблемалар әкренләп чишелеш таба, караучысыз ялгыз өлкәннәр картлар һәм инвалидлар йортына урнаштырыла. Әмма проблемалар кала бирә. Мәсәлән, Крәш. Шуран авыл жирлегендә яшәүче 1949 елгы ялгыз хатын-кызның өе электр белән җылытыла, мич авария хәлендә. Өйдә салкын. Апага кышын булса да өлкәннәр йортына барып торырга тәкъдим иткән идек – кире какты. Яңа Усы, Баланлы авылларында да бар андый өлкәннәр. Соңгысының газы аерылган, өе утын белән җылытыла. Яшәү шартлары санитар нормаларга туры килми, үзенең сәламәтлеге какшаса да, хастаханәгә барудан баш тарта. Шунысы кызганыч: бүген авыл халкы арасында да өлкәннәрнең, инвалидларның хәлен белү, аларга булышу бетеп бара, – ди Гөлнар Фәтхуллина. 
Район башлыгы Рамил Муллин да борчылуын белдерде: 
– Җирлегебездәге картлар һәм инвалидлар йорты ул – гыйбрәт йорты. Без балаларны китапларда, төрле брошюраларда язылган кагыйдәләр нигезендә тәбрияләргә тырышабыз. Интернатта яшәүчеләр арасында нинди генә гыйбрәтле язмышлар юк! Безгә өлкән сыйныф укучыларын картлар йортына алып килеп, өлкәннәр белән очраштырырга, аларның язмышларын өйрәнергә кирәк. Авыр тормыш хәлендә калганнар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр – җәмгыятькә килгән сынау. Безнең максат – мохтаҗларга ярдәм итү, игелек кылу, миһербанлылык күрсәтү. Яхшы яшәү ул – Аллаһның безгә биргән нигъмәте, без шул нигъмәт белән бүлешергә тиешбез. Очрашуларны квартал саен, кирәк икән ай саен үткәрергә киңәш итәм. 
Район башлыгы социаль яклау өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләрнең күп булуын, аларны хәл итү өчен системалы эшләргә кирәклеген искәртте. Рухи-әхлакый тәрбия елы дип игълан ителгән 2019 елда әлеге мәсьәләләр чишелеш табар, райондашларыбызда да мәрхәмәтлелек хисләре уяныр, игелеклерәк булырбыз, дип ышанасы килә. 

Фәридә 
Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама